2024 елда Татарстанда 53 – террочылык һәм 39 эктремизм белән бәйле җинаять теркәлгән. Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында әлеге мәълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Динар Кәрибуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, 2024 елда халыкара террорчылык оешмасы структураларының өч җитәкчесенә карата җинаять эшләре кузгатылган, Украина террорчылык оешмаларының эшендә катнашучы 6 кеше ачыкланган. «Алар кулга алынды, – дип белдерде Динар Кәрибуллин. – Украина махсус хезмәтләре республика халкын диверсияләр кылуга этәрү буенча актив гамәлләр алып бара. Әйтик, узган елда республикада 5 инфраструктура объектына ут төрттеләр».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat