Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннары Мөслимә Хуҗинага һәм Муллаҗан Шәймәрдановка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Тукай муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында узды.
Мөслимә Хуҗина – тыл хезмәтчәне, хәзерге вакытта Әҗмәкәй авылында яши. Мөслимә Ситдыйк кызының хезмәт стажы 40 елдан артык. Соңгы елларда «Челныводоканал» предприятиесендә эшләгән. Ул 4 бала тәрбияләп үстергән.
Муллаҗан Шәймәрданов – тыл хезмәтчәне, Иске Гәрдәле авылында яши. Ветеранның хезмәт стажы – 45 елдан артык, механизатор урман цехында һәм «Гигант» совхозында эшләгән. Хатыны белән ике бала үстергәннәр. Хәтта шушы яшендә дә (январьда аңа 94 яшь тулган) Муллаҗан Шәймәрдән улы тракторда эшли, мунча себеркесен кышка үзе әзерли, яшелчә бакчасын сөрә.
Быелгы ел үзенчәлекле, дип басым ясады парламент җитәкчесе. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елы, Россиядә дә, Татарстанда да ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан юбилей медале булдырылды. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен тылда хезмәт куйган, фашист концлагерьлары шартларында, камалышларда һәм ачлыкларда исән калган, әмма Җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә.
«Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә диярлек кагылды,– дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – кызганычка каршы, ветераннар елдан-ел кими бара, 2015 ел белән чагыштырганда – 8,6 тапкырга. Бүгенге көндә республикада 9,3 мең ветеран яши. Аларның һәрберсенә игътибар бирергә, аларны тантаналы чараларга чакырырга, яннарына барырга, предприятие һәм оешмалардан кураторлар беркетергә кирәк. Җиңү юбилее елында зиратларга да барырга кирәк. Бу, беренче чиратта, киләчәк буыннар өчен зарур».
Бүген Фаид Мөхәммәтшин «Хәтер уты» мемориалына чәчәкләр салды. Һәйкәл кайчандыр Әҗмәкәй авылында яшәгән, яуда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә 1982 елда ачылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat