Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында гомрә кылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Җиддә халыкара аэропортында аны провинция губернаторы Бен Абдалла бен Джалави Әл Сауд каршы алды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөтен дөньядан меңләгән мөселман изге Рамазан ае алдыннан гомрә кыла. Алар янында булу мөмкинлеге өчен Аллаһка рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә укыган догаларыбызны кабул итсен. Илебезгә тынычлык, халкыбызга сәламәтлек, йортыбызга бәрәкәт сорадык!»- дигән Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында.

Татарстан лидеры килүгә гомрә хаҗы кылу өчен Мәккәгә китте. Бүген көн дәвамында ул  берничә эшлекле очрашуда катнашачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү