Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша. Тантана Коръән укудан башланды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә
Конференция Ислам оешмасы химаясендә мәгариф,фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча уза. Аның төп максатларыннан берсе — Исламның һәм ислам мәдәниятенең дөрес образын тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацияле күзаллавы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, кеше иреге һәм хокуклары принципларын тарату.
Бүгенге көндә оешмага кергән дәүләтләр саны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең гомуми саныннан 54кә җитте (алар 57әү). Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.
Ел саен мәдәният министрлары конференциясендә ислам дөньясының мәдәни башкаласы билгеләнә. Быел мондый титулга Сәмәрканд (Үзбәкстан) лаек булды. XIII конференция нәтиҗәләре буенча 2026 елга киләсе башкала игълан ителәчәк. Казан да үз теләген белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat