2024 елда Татарстанда 166 мигрант Россия Оборона министрлыгы белән контаркт төзегән. Бу хакта Татарстан буенча Россия эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Антон Губачев әйтте.
Аның сүзләренә караганда, контракт төзегән 42 чит ил кешесе Россия гражданлыгы алган. “Быел ай ярым вакыт эчендә 24 чит ил кешесе һәм моңа кадәр Россия гражданлыгы алган 2 кеше контракт төзеде”, – диде Антон Губачев.
Билгеле булганча, бу елның 23 гыйнварыннан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,8 миллион сумга кадәр артты. Бу акчаның 2,1 миллион сумын Татарстан Хөкүмәте түли. 400 мең сумын – Россия Оборона министрлыгы, тагын 300 мең сумын республиканың район һәм шәһәрләре түли. Бу түләү контрактны Татарстан территориясендә төзегән һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүчеләр Татарстанга килеп контракт төзегән очракта, аны рәсмиләштерү вакытында яшәү һәм юлда йөрү чыгымнарын республика каплаячак.
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контрактны Казандагы “Батыр” үзәгендә төзергә була. Бер мәртәбә бирелә торган түләүдән тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар 210 мең сумнан башлап айлык түләү ала. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәч түләнәсе акча һәм ташламалар турында “Батыр” үзәге сайтында, “Забота о своих” порталында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat