Кибет киштәсенә чыккан товарларның саны арта, ә сыйфаты ни хәлдә?

Былтыр илдәге кибет киштәләрендә 12 меңгә якын яңа исемдәге товар сатуга чыккан. Җитештерүчеләр сатып алучыларга яраклашырга тырыша, ди белгечләр. Элегрәк кибеттә азык-төлек яки кием-салым сайлаганда, товарның танылган булуы, ягъни исеме мөһимрәк булса, хәзер җисеменә игътибар итәләр икән. Сатып алучыга ни җитми? Сан артыннан куып, сыйфат бозылмыймы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Бу ел башында Россиягә килгәч, Словакия парламенты вице-премьеры Андрей Данко зур кибетләрнең берсендәге товар төрлелегенә шаккатканын яшереп тә тормады. «Газизләрем, монда киштәләр дә алтышар метр озынлыкта. Карагыз, атланмайның гына да иллеләп төре бар. Мин мондый сайлау мөмкинлеген күргәнем юк», – дип кибеттә күргәннәре турында гаҗәпләнеп сөйләде ул социаль челтәрдәге шәхси битендә. «Болар безне мәгарәдә яши дип уйлыймы әллә?» – дип аптыраганга аптырап язганнар видеоязма астында.

«Нильсен» компаниясе белгечләре исәпләп чыгарганча, былтыр ил күләмендә кибет киштәләрендә 11 912 яңа бренд пәйда булган. Бүген ваклап сатуда төрледән-төрле 500 меңгә якын данә товар бар, дигән алар. Дөрес, 2023 елда яңа чыккан исемнәрнең 16 проценты базардан киткән дә инде. Тик, кем әйтмешли, изге урын буш тормас. «Яңа исемнәрне күбрәк кондитер ризыклары һәм алкоголь эчемлекләр өчен уйлап табалар, – дип сөйләгән оешманың коммерция буенча директоры Светлана Боброва. – Алдагы еллардан аермалы буларак, былтыр әлеге исемлеккә тәнне һәм чәчне карап тора торган кирәк-яраклар, көнкүреш химиясе, кер юу порошоклары кебек азык-төлек булмаган товарлар да өстәлә башлады. Алар арасында да яңалары күбәйде».

Башкаладагы супермаркетларның берсендә директор урынбасары булып эшләүче Гөлназ Хаҗиева әйтүенчә, киштәдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән товарларның күбәеп китүе дөньякүләм вазгыятькә дә бәйле.

– Заманасына күрә күп кенә брендлар башка исем астында «яшеренергә» мәҗбүр булды. Моңа өстәп, хәзер Белоруссия, Казахстан кебек безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрдән дә моңарчы таныш булмаган азык-төлек күп керә башлады. Кайсы килә, кайсы китә, дигәндәй, кибеттәге товар төрлелеген үзебез дә истә калдырып бетерә алмыйбыз. Шунысы хак: элегрәк сатып алучылар танылган брендларга өстенлек бирсә, хәзер товарның сыйфатына, бәясенә дә карыйлар. Шул ук кыздырган бәрәңгенең яңа төрен ашап карау теләге дә көчле.

Кулланучыларның товар сатып алуга карата таләпләре үзгәрүен КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова да раслады.

– Чыннан да, бүген кибет киштәсендә товар бик күп һәм ул төрле. Шул ук вакытта, кулланучыларның товар сатып алуга куйган таләпләре дә үзгәрде. Беренчедән, бу – бәя, ягъни аякны юрганга карап сузалар. Икенчедән, ихтыяҗларны канәгатьләндерү теләге. Шул ук кием-салымны алсак та, бренд ул – атама дигән сүз генә түгел, ә уңайлылык, имидж, сыйфат дигән сүз дә. Күлмәк сайлаганда, әлеге кибетне безгә кем киңәш итүен дә исәпкә алабыз бит, – ди ул.

Мария Ефлова әйтүенчә, хәзер үзебезнең брендлар шактый. «Әйтергә кирәк, алар сыйфатлы, бәясе ягыннан да кулланучыга отышлы. Бу өлкәдә реклама да әйбәт эшли. Ил җитештерүчеләренә үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен бөтен шартлар бар. Кулланучы исә яңа ят мохиткә эләккән сатып алучы буларак боларның барысын да сынап карый. Илдә җитештерелгән товарларның тагын бер өстенлеге: сатучылар ел фасылына, үзебезнең бәйрәмнәргә туры китереп, кызыклы тәкъдимнәр, ташламалар белән кызыктыра. Кулланучыларны шуның белән дә җәлеп итәләр», – ди социолог.

Тик товар төрлелегеннән баш әйләнеп, сыйфат онытылмасын. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова шул фикердә.

– Хәзер икътисадый эшчәнлек алып баручыларга күп нәрсә рөхсәт ителә. Кызганыч, шул сәбәпле кибет киштәләрендә куркыныч, сыйфатсыз продукция дә артканнан-арта. Мондый хәл ачыкланган очракта да җәза бирелми. Кисәтү ясала яки икенче тапкырында штраф салына. Кибет киштәләрендә сыйфатсыз продукция арту – социаль-икътисадый хәлебезнең чагылышы да, чөнки сатып алучы товарны янчыгына карап сайлый. Чынлыкта кулланучы теге яки бу товарның ни өчен арзан торуын бик яхшы аңлый. Ләкин ул аны барыбер сатып ала, чөнки янында торган ике тапкыр кыйммәт бәядәгесен сатып алырга мөмкинлеге юк, – ди ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү