Кан белән сугарылган Газзә туфрагында яңадан сугыш уты кабынырга тора. Зур кыенлыклар белән төзелгән килешүнең беренче этабы ук инде өзелү алдында. ХАМАС бу атнаның шимбәсендә чираттагы тотыкларны Израильгә кайтарып бирүне туктатып тору ихтималлыгын игълан итте, чөнки сиончылар даими рәвештә килешүне боза. Масштаблы сугыш хәрәкәтләре тукталса да, туган йортларына кайтучы тыныч халыкны снайперлар атып үтерә, гуманитар ярдәм алып килә торган колонналар туктатыла. Нетаньяхуның Америкага визитыннан соң сиончылар аеруча рәхимсез кылана.
Израиль Ливан белән килешүне дә үтәми. 1 февральгә көньяк Ливаннан гаскәрләрне чыгарып бетерергә тиеш булса да, сиончылар һаман да танкларын һәм солдатларын шунда тота. Килешүнең гаранты булган Америка гаскәрләрне чыгаруны 18 февральгә кадәр кичектерергә рөхсәт итте. Нетаньяху кабинеты бу датадан соң да армиясен яулап алынган җирләрдә калдырырга ниятли. Трамп каршы килмәс, әлбәттә. Бу американнарның гарантлыгының ни дәрәҗәдә икәнен ачык күрсәтә.
Газзә белән килешү төзелсә дә, сиончылар Көнбатыш ярда геноцид үткәрүдән туктамады: гарәпләрнең өйләрен җимерделәр, җирләреннән кудылар, тыныч халыкны (шул исәптән авырлы хатыннарны да) даими рәвештә үтереп тордылар.
Трамп көннән-көн үзенең Якын Көнчыгышка бәйле ниятләрен ачыграк белдерә. Башта ул газзәлеләрне яшәгән җирләреннән вакытлыча күчереп тору турында сафсата куерткан иде. Янәсе, сокланырлык итеп төзеп бетергәч, куылган халыкны кире үз илләренә кайтара. Хәзер Газзәне сатып алырга теләвен (кызык теләк: кемнән сатып ала?) һәм анда беркайчан да җирле халыкны кире кайтармаячагын игълан итә.
Израиль сугыш хәрәкәтләрен башларга җыенуын яшереп тормый. Килешүнең икенче этабы турында сөйләшүләр башланырга тиеш иде. Тель-Авив килешеп булмаслык шартлар куя: ХАМАСны коралсызландыру, лидерларын Газзәдән куу… ХАМАС – сөйләшүләр алып бара торган якның икенчесе, ул үзенең юк ителүе хакында килешүне имзаламаячак.
Израильнең ХАМАСны юк иткәнче сугышны дәвам итү турында белдерүләре янә яңгырый. Чит ил разведкалары (шул исәптән Американыкы да) ХАМАСның югалтуларын тулыландыруын, сан ягыннан хәтта элеккедән дә күбрәк булуын раслый.
Дөнья лидерлары Трамп һәм Нетаньяху ниятләренә кискен каршы киләләр. Төркия Президенты Әрдоган Куала-Лумпурда ясаган чыгышында: «Беркем дә фәләстыйнлыларга икенче Нәкбәны көчләп тага алмаячак», – диде. Дания җәмәгатьчелеге АКШтан Калифорнияне сатып алу тәкъдиме белән чыкты. Гарәп илләре лигасы 25 февральдә Газзә мәсьәләсе буенча ашыгыч утырышка җыела.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat