Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә: «Безне традицион тыгыз һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә чыгыш ясады. Чара Җиддәдә узды.

50дән артык илдән килгән катнашучыларны сәламләп, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россияне ислам дәүләтләре белән ике яклы линия буенча да, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек кысаларында да тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли.

«Безнең мөселман партнерларыбызның күп полярлылык принципларына тугрылыгының дәлиле — БРИКСны киңәйтү. Узган елның октябрендә башкалабыз Казан БРИКС саммитын кабул итте, аңа 36 дәүләт вәкилләре һәм лидерлары килде, шул исәптән 16 Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган мөселман дәүләтләре», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ул 2014 елдан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. «Без быел май аенда булачак төркем утырышына зур әһәмият бирәбез. Ул Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсенә багышланачак. Утырыш „KazanForum“ кысаларында узачак. Ел саен әлеге форум хакимият, бизнес, финанс оешмалары һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыя. Сезне хөрмәтле кунаклар сыйфатында чакырам», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга.

Татарстанның бай мәдәни традицияләре турында сөйләгәндә, республика Рәисе хәбәр иткәнчә, бүген милли бәйрәм Сабантуйны Ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Матди булмаган мирас исемлегенә кертү мәсьәләсе карала.

«Ислам дөньясы белән дустанә хезмәттәшлекнең бай тәҗрибәсен, Исламның күп гасырлык мәдәни-тарихи мирасын исәпкә алып, без ИСЕСКО мәдәни башкалалары программасының бер өлеше булу белән кызыксынуыбызны белдерәбез. Казан шәһәре 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исеменә номинацияләнгән. Безнең заявканы хуплавыгызга өметләнәбез», — дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү