Исегезгә төшерәбез: Байден администрациясе, Ак йорттан чыгып китү алдыннан, Россиянең танкерлар флотының бер өлешенә санкцияләр керткән иде. Тыюлар шунда ук үз эшен эшли башлады: нефть ташу кыйммәтләнде, Россия нефтенә дисконт артты, ягъни аны базар бәясеннән күпкә арзангарак ала башладылар. Кара алтын экспорты кимү куркынычы алдында калды.
Рәсми даирәләр бу уңайдан «санкцияләр безне көчле итә» ысулында фанфаралар каккаласа да, вазгыять безнең бюджет һәм финанслар файдасына түгел. «Российская газета»сы сайты сишәмбе көнне бу уңайдан махсус аналитик язма элде. Аннан күренгәнчә, Россия нефтенә бәя гыйнвар аенда ук көнбатышлылар куйган «түшәм»нән дә түбәнәйгән. Бу кара алтынга бәя төшүгә дә, дисконтның артуына да бәйле. Декабрьдә дисконт 12 доллар булса, гыйварда – 14 доллар. Россия бюджеты өчен баррель бәясе 69,7 доллар кирәк, хәзер ул 60 тан түбәнрәк бәягә сатыла. Монда әле тагын бер нәрсәне искә алу сорала: элек нефть бәясен Urals сортыныкы белән генә исәплиләр иде. Хәзер ESPO сортлы кара алтынныкын да кушып уртача бәя чыгаралар. ESPO исә һәрвакытта да кыйммәтрәк йөри. Ике сортны кушып чыгарылган уртача бәянең дә «түшәм»нән түбән булуы Россия югалтуларының масштаблырак икәнен күрсәтә.
Бу уңайдан бер нәрсәне искәртик: рәсми журналистика соңгы вакытларда Росстат саннарыннан түгел, ә Макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге (ЦМАКП) мәгълүматларыннан файдалана. ЦМАКП – рәсми оешма, әмма ул Росстат һәм Үзәк банк саннарын шик астына ала. Әйтик, рәсми инфляциягә ышанмый, депозитларны туңдыру булачак дип раслый. Бу яктан аның фаразлары «Ватаным Татарстан»ныкы белән туры килә.
Менә шул ЦМАКП, Байденның соңгы санкцияләре Россиягә 2025 елда 47 миллиард доллар тирәсе югалту вәгъдә итә, дип раслый. Бу – доллар курсы йөз сум булганда, 5 триллион сумга якын акча. Тагын бер нәрсәне өстик: бу оешма белгечләре безгә долларның 130 сумнан артып киткән курсын вәгъдә итәләр.
Ләкин эш моның белән генә бетми әле. Евросоюз Россиянең барлык танкерларының да үз сулары аша йөрүен туктатырга җыена. Бу тормышка ашса, экспорт чыпчык тезеннән генә калачак. Вазгыятьнең монысын әлегә белгечләр дә исәпләп карамады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat