Чистайда яшәүче 56 яшьлек ир-ат, “Пенсия фонды хезмәткәре” сүзенә ышанып, саклык акчасын “имин счет”ка күчермәкче булган бер мәлдә, шиккә төшеп, полициягә шалтыраткан. Аферистлар аны 2 600 000 сум акчасыннан мәхрүм итә язган.
Ир-ат мошенниклык турында полициянең дежур частенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчегә ул “Пенсия фонды хезмәткәре”нең шалтыратуы турында сөйләгән. “Хезмәткәр”, янәсе, эш стажларын тикшергәндә ир-атның 1 ел да 8 ай чамасы стажы исәпкә алынмыйча калуы ачыклануын әйткән. Шуңа күрә, пенсиясен яңадан исәпләтү өчен, Пенсия фондына барырга кирәклеген белдереп, чират көтеп тормас өчен электрон чират аша белгечкә язылырга тәкъдим иткән. Моның өчен смс-хәбәр белән килгән “талон” номерын әйтүен сораган. Код, чыннан да килгән, әмма “Пенсия фонды”ннан, ә Дәүләт хезмәтләре порталы номерыннан. Ир-ат, шикләнмичә, кодны әйткән.
Шуннан соң барысы да элекке алдау схемасы буенча дәвам иткән. Кемдер шалтыратып, үзен Дәүләт хезмәтләре порталы белгече буларак таныштырган. Ир-атның шәхси кабинетын “ватуларын”, мошенникларның, шәхси мәгълүматларын кулга төшереп, аның исеменә кредит алырга маташуларын белдергән. Акчасыннан коры калмас өчен барлык счетларындагы акчасын кичекмәстән алып, “имин” ячейкага күчерергә кушкан.
Ир-ат, саклык акчасына борчылып, “тәҗрибәле хезмәткәрләрнең” катгый киңәшләрен үтәргә әзер булган бер мәлдә, шиккә калган. Бик вакытлы аңына килеп, акча күчерәсе урынга счетларын япкан да полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Тикшерү бүлеге тикшерүчесе җинаять эше кузгаткан.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат шуны искә төшерә: пенсиягә һәм башка социаль түләүләргә бәйле теләсә кайсы мәсьәлә буенча Россия Социаль фондының бердәм элемтә үзәгенә шалтыратырга, яисә фондның якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәхси мәгълүматларны, карталар реквизитларын, смс-кодларны, шулай ук аккаунтларның парольләрен һәм логиннарын беркемгә дә әйтергә ярамый!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat