Татарстанда яңа туган балаларның үлем-китем очракларын киметүгә ирешелгән. Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) баш табибы Айрат Зыятдинов йомгаклау киңәшмәсендә шулай дип белдергән.
“Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем күрсәткечен киметүгә ирешелде. 2024 елда ул – 26,1 промилле, 2023 елда – 31,3 промилле тәшкил иткән иде. 2025 елда 24 промилле күрсәткеченә ирешергә ниятлибез”, – дип билгеләп үткән Зыятдинов.
Аның әйтүенчә, үлгән сабыйларның яртысы җитлегеп туган булган. Тумыштан авырулары нарасыйларның иң еш үлеме сәбәбенә әйләнгән. 15е йогышлы авырудан вафат булган. Шул ук вакытта үлем-китем очракларының 26 проценты тышкы сәбәпләргә бәйле.
ДРКБ баш табибы сүзләренә караганда, республикада узган елда бала туу күрсәткече 35 мең сабыйга кимегән.
“Республикада яңа туган балалар арасында үлем-китемнәрне киметү буенча чаралар эшләнеп гамәлгә кертелде”, – дип басым ясап әйткән Айрат Зыятдинов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat