Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 62 нче сәхифәсен язабыз

Көрәш келәмдә сөлге тотып көндәшеңне җиңәргә генә түгел, тормышта да батыр булырга өйрәтә. Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турниры 60 елдан артык, иң көчлеләрне ачыклау белән беррәттән, көрәшчеләрне каһарман-шагыйрь рухында тәрбияли. Турнирның яңа сәхифәсен ачканда, янә бер кат аның тарихын барлыйк, батырларын искә төшерик.

62  нче турнир турында

Быел ул 62 нче мәртәбә узачак. Менә инде дүртенче ел рәттән татарның иң асыл көрәшчеләрен башкаланың «Ак барс» көрәш сараенда ачыклыйбыз. Әмма каһарман-шагыйрь истәлегенә уза торган ярышның асылы көч сынашу, иң көчлеләрне ачыклау гына түгел. Бу турыда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та әйтте.

– Без көрәшчеләребезнең физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булуларын телибез, аларны каһарманыбыз Муса Җәлил рухында үстерергә тырышабыз, – диде ул бәйге уңаеннан узган очрашуда. – Бүген безнең келәмдә чыныгып үскән күп кенә егетләребез Ватан алдындагы бурычларын үти. Без аларның батырлыклары турында да ишетеп торабыз. Мин ышанам: быел да бик киеренке һәм кызыклы ярыш көтелә.

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, быел Җәлил турнирына 50 гә якын командадан 350 ләп көрәшче килүе көтелә. Яңалыклардан: быел Казаннан берьюлы берничә команда катнашачак.

– Быел үсмерләр арасында узган ярышта Казаннан 11 команда катнашты. Бу турнирда да аларның саны күп булыр дип уйлыйм. Без һәрвакыт әйтә киләбез: нинди генә спорт төрен алсак та, үзәктә 30 процент ясый алабыз икән, ул бөтен республика буйлап киң колач җәячәк, – диде Марсель Таһиров.

Рух турында әйтә башлаган идек. Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының тагын бер матур мизгеле – ачылыш тантанасы.

– Быел да аңа ныклап әзерләндек. Үзгә эчтәлекле, матур ачылыш тантанасы булыр дип ышанабыз. Камал, Тинчурин театры артистлары һәм «Апуш» балалар театр студиясе белән берлектә эшлибез, – диде бу җәһәттән «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин. – Көрәшчеләр үзләрен физик яктан сынаса, без – оештыручыларның берсе буларак тамашачыларның күңелен күрергә тырышабыз. Быел без тамашачылар арасында акция уздырабыз. Купон сатып алып, шәп бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Иң зур бүләк – велосипед. Җыелган акчаны без хәйриягә тотачакбыз.

Муса Җәлил турнирында җиңүчеләргә бүләкләр

I урынга – 100 мең сум,

II урынга – 70 мең сум,

III урынга – 50 шәр мең сум күләмендә ике бүләк.

Шулай ук финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.

Гаделлек турында

Хөкемдарларга сүз әйтәсе түгел! Соңгы елларда көрәштә хөкем итүнең гадел булу-булмавы турында сүзләр еш ишетелә. Халыкара категорияле хөкемдар, Чаллы шәһәре Көрәш федерациясе башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин, талаш-сугышларга нокта куелды, ди.

– Соңгы ярты елда гына да Татарстанның барлык районнарыннан килгән хөкемдарлар катнашында 10 нан артык семинар узды. Укыдык, көрәш кагыйдәләрен сөйләштек, берникадәр үзгәрешләр керттек. Яңа кагыйдәләр кертелгәннән бирле дүрт ярыш уздырдык, – дип сөйләде ул. – Әйтергә кирәк, талаш-сугышлар кимеде, тренерлар арасында да, көрәшчеләр арасында да хөкемдарларга тел-теш тидерүчеләр булмас дигән өметтә калабыз. Без беребез дә читтән килгән кешеләр түгел, үзебез дә көрәшеп үскән егетләр. Берсе дә уйлап чыгарылган кагыйдәләр түгел. Шөкер, хөкемдарлыкта да үсеш-үзгәрешләр булып тора, көрәшчеләребезнең дә көче арта. Татарча көрәш үзе дә үсә, үзгәрә.

Каһарманнар турында

Үсәбез, үзгәрәбез, ләкин исемнәре тарихка кергән батырларыбыз турында онытмыйбыз. Матбугат очрашуында Җәлил турнирының абсолют рекордчысы, 12 мәртәбә батыр калган Айрат Гыйлаев та катнашты. Әлеге турнир келәменә тәүге тапкыр 1995 елда чыккан ул.

– Беренче җиңүне болайрак аңлатам: көндәшләр күп булды, әмма алар мине әле белеп бетерми иде. Алар өчен көтелмәгән көндәш булганмындыр. Аннары ел саен катнашып та, бу турнирда 1998 елга кадәр җиңү яулый алмадым мин. Мөгаен, тәҗрибә тупларга кирәк булгандыр. 1998 елда, ниһаять, уңыш елмайды. Башта Татарстан чемпионатын оттым, аннары бу турнирны, – дип искә ала танылган көрәшче.

Яшьләргә өмет белән карый ул. Үзен куып җитеп, хәтта узып китсәләр дә, каршы түгел.

– Безнең эзгә басып килүче егетләрне санап чыгарга ике кул бармаклары да җитмәс. Бик матур көрәш күрсәтүчеләр бар. Шәхсән миңа Ранис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов, Ренас Кәлимуллинның көрәше бик ошый. Барысын да атап тормыйм – күп алар. Кайсын гына алсаң да, иртәгә үк минем рекордны куып җитеп, узып та китәргә мөмкиннәр. Дөнья булгач, ул шулай булырга тиеш тә. Ренасның: «Айрат абый, сезне куып тотарга телим», – дип килеп тә әйткәне бар (көлә). Теләкләре булып, сәламәтлекләре мөмкинлек бирә икән, узсыннар. Мин сөенәм генә, – ди Айрат Гыйлаев.

Җәлил турниры келәмендә һәрвакыт була торган киеренкелек турында Хәлил Шәйхетдинов та яхшы белә. Һәр көрәшче өчен бу көрәш бәйрәмендә батыр булу – зур дәрәҗә, ди ул.

– Ничә еллар көрәшеп йөрсәм дә, бу турнирда нибары бер мәртәбә генә җиңүгә ирештем. Мәңге онытмам: 1991 елда батыр калдым. Ул чакта минем фотосурәтемне газетада чыгардылар. Битләре саргайса да, әле дә саклана ул газета, – дип искә алды Хәлил Шәйхетдинов. – Безнең арада бүген Айрат Гыйлаев утыра. Ул бу турнирны 12 мәртәбә откан! Мондый нәтиҗәгә ирешер өчен авырлык та «куарга», формада да булырга кирәк. Аягың авыртамы, билеңме, тешең сызлыймы – келәмгә чыгасы. Татар көрәшендә Айрат Гыйлаев – чын үрнәк. Мондый көрәшчеләр, нәкъ Муса Җәлил кебек, татар халкының чын каһарманнары.

Сүз уңаеннан, узган елгы көрәш сезоны – Раил Нургалиев исеме яңгыраган соңгы сезон. Рәсми ярышлар турында сүз бара, әлбәттә. Исеме шулай ук тарихка кереп калачак көрәшченең китүен аның остазы Хәлил Шәйхетдинов ничек кабул иткән соң?

– Миңа рәхәт булып китте ул киткәч. Раил белән бөтен тормыш узды, без аның белән бергә үстек. Төрле чаклар булды. Минем яраткан шәкертем дип, кайбер хөкемдарлар аны төшереп тә калдырды. Моңа бик гарьләнә идем. Кайбер алышларны без төннәр буе сүтеп җыя идек. Ул «туйдым», ә минем хатын: «Туктыйсыңмы син бу көрәштән?» – дигәнче… Раилдән: «Сезнең белән дус булганга, мине хөкемдарлар кыса», – дигән сүзләр ишеткәндә миңа бик авыр була иде. Билгеле, бу – бер як кына. Китүенә көендем дә, әлбәттә, – дип җавап бирде ул.

Яшь көч турында

Булат Мусин, Динар Кәримуллин, Азат Габдрәшитов, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов. Узган елгы көрәш сезонының иң яхшы спортчылары бу. Сүз уңаеннан, барысы да – 2024 елгы Җәлил турнирын откан егетләр. Матур традиция буенча, быелгы турнир кысасында иң яхшы көрәшчеләр дә, аларны әзерләгән тренерлар да, хөкемдарлар, журналистлар – кыскасы, татар көрәшен үстерүчеләр бүләкләнәчәк.

Көрәшчеләрне санадык. Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар исә – Илнур Хәйбуллин (Чаллы), Динар Кәримуллин (Лаеш) һәм Ильяс Билалов (Әлмәт). Көрәшнең киләчәге – яшьләр белән эшләүчеләр арасыннан Илгиз Шәмсевәлиев (Чаллы), Рузил Ганиев (Әлмәт) һәм Ринат Хәйретдинов (Балтач) бүләкләнәчәк.

Яңа рәис турында

Муса Җәлил турниры көннәрендә көрәш дөньясында зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Әлегә бөтен серләрне ачмасалар да, Хәлил Шәйхетдинов Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланачагы турында хәбәр итте.

– Шимбә көнне Марат Готыф улы Әхмәтов (ул федерацияне инде күп еллар җитәкли. – Авт.), Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин (Россия Дәүләт Думасы депутаты) кандидатурасы каралачак. Башка кандидатлар булуы да бар. Марат Готыф улы гел безнең белән булды һәм киләчәктә дә ташламас дип өметләнәбез. Әмма берникадәр үзгәрешләр булачак. Нинди үзгәрешләр булыр – анысын бер Аллаһ белә, – диде ул.

Чаллыга бүләк турында

Очраклы очраксызлык. Турнирга багышланган матбугат очрашуында Чаллыдан килгән ике кунак катнашты. Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш бәйгесен 12 мәртәбә кабул иткән автокала 400 еллыгына бүләк көтә.

– Зур юбилей елында яраткан турнирыбызны Чаллыда уздырсак, без бик шат булыр идек һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрер идек, – диде бу җәһәттән Рамил Хисмәтуллин.

– Рамилнең эшен җиңеләйтәм: Җәлил турниры шәһәр юбилее уңаеннан узачак чаралар планына кертелгән, киләсе елда ул Чаллыда узачак, – дип җөпләп куйды Хәлил Шәйхетдинов.

***

Димәк, киләсе елда кайсы келәмдә очрашуыбыз билгеле. Ләкин аңа кадәр әле турнирның 62 нче сәхифәсен язасы бар. Тарихның бу битендә кемнәрнең исеме язылыр? Монысын инде келәм күрсәтәчәк.

Иң күп җиңү әлегәчә Балтачта (13). Аннан соң Чаллы (10) һәм Әлмәт (8) килә. Түбән Кама командасының – 5, Зәй егетләренең 3 җиңүе бар. Көрәшчеләр арасында иң күп җиңү – Айрат Гыйлаевта. Раил Нургалиевның да 11 җиңүе бар. Айдар Хәйретдиновның – 10, мәрхүм Ильяс Галимов – 9, Илнар Әхмәтҗанов шулай ук 9 тапкыр откан. Яңа буын егетләреннән рекордчылар арасында Ренас Кәлимуллинның да исеме бар. Аның исәбендә – 8 җиңү.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү