«Таксида эшләргә кеше калмаячак»: мигрантларга карата таләпләр катгыйлана

Республикада 100 меңгә якын мигрант исәпләнә. Алар безгә күбрәк эш эзләп килә. Арада Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр дә бар. Хокук сакчылары безгә кемнәр килеп киткәне, ничек эшләгәннәре һәм тәртипләре турында сөйләде. Такси руле кем кулына каласын да әйттеләр.

2025 елның 1 февраленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 97,5 мең чит ил гражданины һәм гражданлыгы булмаган зат исәпләнә.

– Шул исәптән 75,4 мең чит ил кешесе тору урыны буенча  миграция теркәве узган. Тагын 22 меңгә якын мигрант республикага вакытлыча яшәргә рөхсәт яки яшәүгә рөхсәт нигезендә килгән, – дип сөйләде журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Антон Губачев.

Бу урында шунысын да әйтик: 2024 елда идарәдә миграция теркәвенә бәйле 426,6 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. «Ел дәвамында республикага 400 меңнән артык чит ил кешесе килеп китте. Болар – эшчеләр дә, студентлар да, туристлар да», – дип ачыклык кертте Антон Губачев.

Рәсми саннардан күренгәнчә, былтыр 1647 кеше Россия гражданлыгы алган. Чагыштыру өчен: 2023 елда андыйлар 5040 ны тәшкил иткән. Россия гражданлыгы алучылар арасында Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр дә бар.

– 2024 елда Татарстанда 166 мигрант һәм моңа кадәр ил гражданлыгы алган 42 зат Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде, – диде Антон Губачев. – Контракт төзүчеләргә, тиешле барлык документлары тәртиптә булган очракта, бер ай эчендә Россия гражданлыгы бирелә. Бу елны алсак, 1,5 ай эчендә тагын 24 чит ил кешесе һәм моңа кадәр ил гражданлыгы алган 2 кеше контракт төзеде.

Идарә җитәкчесе урынбасары законда мигрантларга бәйле үзгәрешләргә дә аерым тукталды. Билгеле булганча, бу елның 5 февралендә үз көченә кергән федераль закон нигезендә, полиция хезмәткәрләренә хокук бозган мигрантларны өйләренә кайтарып җибәрү турында карар кабул итү хокукы бирелде. Моңа кадәр бу фәкать суд карары нигезендә генә мөмкин иде.

5 февральдән Контрольгә алынган затлар реестры, ягъни безнең илдә законсыз яшәүче чит ил гражданнары исемлеге дә гамәлдә. «Әлеге реестр федераль дәрәҗәдә автомат рәвештә төзелә һәм тәүлегенә дүрт тапкыр яңартыла, – диде Антон Губачев. – Дөрес, бу эш башланды гына, тәгаен исемлек май башына әзер булачак дип көтелә. Аның белән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында танышып булачак».

Реестрга кертелгән һәм әлегә үз иленә кайтып китәргә өлгермәгән мигрантларның хокуклары һәм ирекләре чикләнә. Мәсәлән, андыйларга өйләнергә, машина йөртү таныклыгы алырга, рульдә йөрергә, бизнес теркәргә, банктагы хисап счетыннан файдаланырга, акча күчерергә, фатир һәм транспорт чарасы сатып алырга яки сатарга, балаларын бакчага һәм мәктәпкә урнаштырырга ярамый. Якынча алынган саннарга караганда, бүген республикада 6 меңгә якын мигрант законсыз яши.

Ярамый дигәннән, Антон Губачев Татарстанда бу елның 7 февраленнән үз көченә кергән, патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын такси, сак хезмәте кебек эшкә алуны чикләү турындагы указга да ачыклык кертте. «Таксида эшләргә кеше калмаячак дип борчыласы юк. Сүз патент алучылар турында бара», – диде идарә җитәкчесе урынбасары.

Билгеле булганча, узган ел ахырында Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында Рөстәм Миңнеханов мигрантлар мәсьәләсен тәртипкә салырга кушты. «Мигрантлар санын киметү вазгыятьнең тагын да кискенләшүенә китерергә мөмкин, – диде ул кадрлар кытлыгына ишарәләп. – Зур предприятиеләребезнең уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, чикләүләр кертү урынына мигрантлар белән эшне тәртипкә салырга һәм аны комплекслы төстә алып барырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе. Бу эш башланды инде.

Чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр

2024 елда чит ил гражданнары тарафыннан кылынган 660 җинаять очрагы (2023 елда – 560) тикшерелгән. Шул исәптән:

урлау – 198 очрак;

наркотикларның законсыз әйләнеше – 122 очрак;

ялган документлардан файдалану – 61 очрак;

мошенниклык – 49 очрак;

юлда йөрү кагыйдәләрен бозу – 35 очрак;

дәүләт чиген законсыз узу – 35 очрак;

ришвәт бирү – 26 очрак;

үтерү белән янау – 15 очрак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү