Полиция хезмәткәре эш кабинетында хезмәттәшен атып үтергән

Яраланган полиция хезмәткәре хастаханә юлында җан тәслим кылган.

Карачай-Черкесиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә эш кабинетында кече лейтенант коллегасын атып үтергән. Бу хакта “Рен-ТВ” үз чыганакларына таянып яза. Басма хәбәрчесенә әңгәмәдәше сөйләп үткәнчә, 9 февральдә кичен кече лейтенант очраклы рәвештә 23 яшьлек кече сержантка утлы коралдан аткан. Яраланган хезмәткәр хастаханә юлында вафат булган.
Коллегасына аткан ир-егет сорау алуда бу коточкыч хәлнең саксызлык белән килеп чыгуын аңлаткан. Үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү