Профильле комитет Хисап палатасының бюджет акчаларын тоту турындагы хисабын тыңлады

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар инвестицион салым кредиты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар, хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча чараларны гамәлгә ашыруга, шулай ук күпфатирлы йортларныңтехник торышны яхшыртуга юнәлдерелгән бюджет акчаларын нәтиҗәле куллану аудитына йомгак ясадылар. Комитет утырышында Хисап палатасының тиешле хисаплары тәкъдим ителде.

Инвестицияле салым кредиты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Закон проекты тарафыннан территориаль үсеш зоналары резидентларына инвестицион салым кредиты бирүгә кагылышлы нигезләмәләрне төшереп калдыру тәкъдим ителә. Әлеге үзгәрешләр 2024 елның 23 ноябрендәге 392-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә территориаль үсеш зоналары режимы бетерелүгә бәйле.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков 2021-2024 елларда хатынкызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының республика бюджеты акчаларын нәтиҗәле файдалану аудиты нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Контроль чара нәтиҗәләре буенча республикада кабул ителгән хокукый актларның хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын вакытында һәм планлы рәвештә гамәлгә ашыруны тәэмин итүе билгеләп үтелде. Шул ук вакытта кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертү таләп ителә, дип билгелиләр республика аудиторлары. Аерым алганда, сүз йөкле хатын-кызлар турында мәгълүматларны цифрлы форматта тапшыру өлешендә мәгълүмат системаларының үзара хезмәттәшлеген көчәйтү, акушерлык буенча, бала тапканда катлаулы очракларны мониторинглау зарурлыгы турында бара. Моннан тыш, аудиторлар медикаментларга һәм чыгым материалларына акча кытлыгын, табибларның, урта һәм кече медперсоналның җитәрлек булмавын, кайбер дәвалау учреждениеләрендә техник төзексезлеге яки ремонт аркасында җиһазларның туктап тору очракларын билгеләделәр.

ТР Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов күпфатирлы йортларның техник торышын яхшыртуга бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны анализлау нәтиҗәләре турында сөйләде. Тикшерү «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» Коммерциячел булмаган оешмасында үткәрелгән, ул күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны тәэмин итү белән шөгыльләнә.

Татарстанның күпфатирлы йортлар реестрында 18 101 йорт исәпләнә, шуларның 291е — авария хәлендәге йортлар. Тикшерү үткәрү вакытында төбәк операторы счетында капиталь ремонт фондын формалаштыручы күпфатирлы йортлар саны 16 412 йортны яисә реестрдагы йортларның 90%ын тәшкил иткән. Әмма, аудиторлар билгеләп үткәнчә, төбәк капремонт программасына шулай ук күпфатирлы йортлар булмаган яки авария хәлендә дип танылган объектлар да кертелгән, ә бу программа таләпләренә туры килми.

Александр Якупов билгеләп үткәнчә, Татарстанда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга кертемнәр күләме Идел буе федераль округы субъектлары арасында минималь булып тора, һәм 2024 елда ул квадрат метрына 7,7 сум тәшкил иткән.

Контроль күзәтчелек нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тораклары авария хәлендә дип танылган гражданнардан капиталь ремонт өчен взносларны нигезсез алу, капиталь ремонт үткәрелгән күпфатирлы йортлар саны киметеп күрсәтү фактларын ачыклаган, кайбер очракларда төзелеш контроле юк, шулай ук бухгалтерлык исәбе тиешенчә алып барылмаган.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Хисап палатасы хисабына аңлатма биреп, профильле министрлыклар һәм аларга буйсынган учреждениеләр әлеге проблемаларга аерым игътибар бирсеннәр дип белдерде.

Бүген үк профильле комитет әгъзалары Хисап палатасына авыл халкына беренчел медицина – санитария ярдәмен оештыруга (күрсәтүгә), ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә, ятимнәр балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга 2022-2025 елларда бүлеп бирелгән бюджет акчаларын, Территориаль ММИФ акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген тикшерү һәм аудит үткәрү йөкләмәсе турындагы карар проектын карадылар.

Комитет утырышында депутатлар шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән акчаларның тотылуы турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хисабын карадылар.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, быел Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан хакимиятенең барлык дәрәҗәләрен һәм тармакларын яңарту процессы тәмамланачак – Татарстан Республикасы Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлаулар узачак. Татарстанның киләсе сайлау циклы инде 2029-2030 елларга туры киләчәк. Шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә 14 сентябрьдә 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны уздыруга барлыгы 410,2 млн сум бүлеп бирелгән. Нәтиҗәләр буенча факттагы чыгымнар 406,2 млн сум тәшкил иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү