Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Физик культура һәм спортны үстерү» комплекслы дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде.
Россия Хөкүмәтенең тиешле боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Комиссия рәисе итеп РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, рәис урынбасары итеп – РФ спорт министры Михаил Дегтярев, ә җаваплы сәркатибе итеп – спорт министрлыгы башлыгы урынбасары Мгер Гандилян билгеләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat