Балтачлыларның күптәнге хыялы чынга ашарга охшаган. Шушы көннәрдә булачак Боз сараеның фундамент эшләре башланды.
Моннан ун еллап элек «Дулкын» бассейны ачылу тантанасында ук спортны үз итүчеләр: «Бассейн янәшәсендә әле Боз сараена да бер дигән урын бар»,- дип, үз хыялларын ишеттергән иде. Үтенечләре урынлы да иде, районда хоккей спорты бик популяр. Балаларын Арча, Саба районнарындагы Боз сарайларына ел әйләнәсе тренировкаларга йөртүчеләр дә шактый, ир-егетләр арасында да даими йөрүчеләр бар.Ачык һавада урнашкан хоккей мәйданчыклары да буш тормый, үтә торган турнир, ярышларның исәбе юк. Яшь һәм өлкән хоккейчыларның Рәсәй күләмендәге ярышларда да җиңүләре бар. Сүз уңаеннан, бүген Карадуган авылы бозында Муса Җәлил музее призына яшүсмерләр командалары арасында 49 нчы хоккей ярышлары старт ала. Ярышларга данлыклы хоккейчылар Данис Зарипов, Алексендр Степановларның да кайтуы көтелә. Боз сараена нигез салынган көннәрдә районга хоккей йолдызлары килү очраклы түгелдер дип өметләнәсе килә
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat