Россия Украина буенча сөйләшүләр алып баручылар төркемен булдырырга әзерләнә»

Россия Украинадагы конфликтны җайга салу өчен сөйләшүләр алып баручылар төркемен булдырырга әзерләнә. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.

“Һичшиксез, башланды. Президент тиешле карар кабул итүгә бу хакта хәбәр итәчәкбез”, – дигән Песков журналистларга.

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Президенты Владимир Путин Америка лидеры Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшкән, сөйләшү 1,5 сәгать чамасы дәвам иткән. Ике дәүләт башлыгы әңгәмә барышында Украина кризисына да кагылып үткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү