Мәгариф инфрструкурасын яңарту буенча бөтенроссия штабында мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Видеоэлемтә аша уздырылган киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.
Партия Генераль Советы Секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев әйтүенчә, узган елда төбәкләрдә мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү буенча Президент программасы кысасында 217 урынга 293 яңа мәктәп төзелгән. 2019 елдан бирле 1634 мәктәп төзеп файдалануга тапшырылган. Шулай итеп, Президент куйган бурыч 25 процентка арттырып үтәлгән.
Владимир Якушев 2024 елда яңа мәктәпләр төзекләндерү һәм төзү бурычын тулысынча үтәгән 20 төбәк арасында Татарстанны да билгеләп үтте. «Татарстан – база мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итү буенча иң яхшы төбәкләр арасында. Мәктәпләр, балалар бакчаларын вакытында кулланылышка кертү – барлык төбәкләр өчен бик зур вакыйга һәм бәйрәм. Татарстанда әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, бу эш югары дәрәҗәдә куелган» , – диде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдән соң.
Аның сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге республика район-шәһәрләрендә социаль объектларны төзекләндерүне даими контрольдә тота. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, битараф булмаган һәркемгә бу эштән читтә калмаска киңәш итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat