Мондый районнарда авыл хезмәтчәннәренең эш хакы бик түбән, дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.
Авыл хезмәтчәннәренең эш хакы күпме сөт савуга турыдан-туры бәйле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә шул хакта белдерде.
– Терлекчелекнең урыннарда безне хезмәт хакы белән тәэмин итүен әйтми кала алмыйм, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул продукция кимүнең хезмәт хакы кимүгә китерүен дә басым ясап әйтте.
Рөстәм Миңнеханов мисал сыйфатында Балык Бистәсе районын телгә алып үтте. Биредә терлекләрнең баш санын киметкәннәр, сөт җитештерү күләме 1,5 тапкыр кимегән. Хезмәт хакы исә республика буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек ким. Шулай ук Апас районында да сөт җитештерү күрсәткече начар.
– Продукцияң юк икән, хезмәт хакын нинди хисапка түләячәксең? – дип кызыксынды Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук эш хакының “конвертта” бирелү ихтималын да әйтеп, моңа каршы җитди көрәшергә кирәклеген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов уңай мисаллар да китерде. Авыл хезмәтчәннәре, ярдәм чараларыннан файдаланып, районнар сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыра. Әйтик, Аксубай районыннан Оксана Миронова грант алган. Хәзер аның 55 баш терлеге бар. Узган елда 168 тонна сөт җитештергән, дип сөйләп үтте Татарстан Рәисе.
– Апас районында Вильданов 100 сыерга ия инде. Узган елда 160 тонна сөт һәм 30 тонна ит җитештерде, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat