Эчүчеләр кими, сатучылар арта. Республикада исерткеч эчемлекләргә бәйле вазгыять шулайрак. Шул ук вакытта республикада сыйфатсыз хәмер корбаннары әле һаман кимеми. Исерткеч эчемлектән зыян күрүчеләр арасында үсмерләрнең дә булуы аеруча борчуга сала, ди белгечләр. Нинди шешәдән эчәбез?
Сөенергә иртәрәк
Узган ел Татарстанда 6,1 млн декалитр хәмер сатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 0,5 процентка күбрәк. Исерткеч эчемлекләр җитештерү исә бер ел эчендә 8 процентка арткан. Республиканың 26 районында исә хәмер куллану дәрәҗәсе кимегән. Кайбыч районында, әйтик, бу күрсәткеч 17 процентка азайган.
Беренче карашка исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар саны кими кебек. Әмма Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, сөенергә иртәрәк, дип саный. «Без инде бик яхшы аңлыйбыз: бу саннарның кимүе үз артыннан законсыз әйләнештәге исерткеч эчемлекләр артуга китерә», – дип искәртте ул инспекциянең эш йомгакларына багышланган утырышта.
Узган ел Татарстанда законсыз әйләнештән 67,5 мең литр спирт, ялган аракы белән көмешкә алынган. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда өч тапкыр азрак. Шушы кырын эше өчен 54 кеше – административ җаваплылыкка, 12 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре узган ел Чуашстан, Түбән Новгород, Ульян һәм Самарадан сигез законсыз хәмер ташу каналын япканнар.
Ерактарак урнашкан авылларда ялган исерткеч эчемлек куллану очраклары аеруча еш күзәтелә, ди белгечләр. Мондый очракларны киметү максатыннан бүген республиканың шундый ерак 379 авылында исерткеч эчемлекләрне минималь бәядән сату нокталары эшли. Шул ук вакытта республикада кибете булмаган тагын 1217 торак пункт исәпләнә. Аларда да эчәләр. Тик нәрсә эчкәннәре генә билгесез.
Ә моның ахыры ничек бетүен ишетеп, күреп торабыз. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова сүзләренә караганда, узган ел республикада 562 кеше ялган аракы эчеп агуланган. Шуларның 257 се үлгән.
– Унике районда хәмер эчеп агуланучылар саны республика күләмендәге уртача күрсәткечтән дә артык. Кайбычта хәмер эчеп үлүчеләр саны – 3 тапкыр, Тәтеш, Әгерҗе, Апас һәм Югары Ослан районнарында 2 тапкыр арткан, – ди белгеч.
Хәмерсез авыл
Кукмара районының Уразай авылында яшәүчеләргә, шөкер, болар бар да – күптән ят күренеш. Татарстанда хәмердән бөтенләй баш тарткан авылларның берсе ул. Биредә исерткеч эчемлекләр сатылмаганга инде ун елдан арткан.
Бу юнәлештә үзгәреш җилләре авылда Хәмзә хәзрәт Харрасов мулла итеп билгеләнгәч башланган. Авылда эчкечелек саклануга, кибетләрдә хәмер сатылуга эче поша аның. Кибеттә хәмер сатуны туктатып кына вазгыятьнең үзгәрмәячәген бик яхшы аңлый ул. Шуңа авыл халкы белән җыелышып сөйләшәләр.
– Авылларда эчкечелек артуга динсезлек сәбәпче. Әгәр кеше дин юлына баса икән, бу мәсьәлә үзеннән-үзе төшеп кала. Эчкечелек булган җирдә тавыш, кыйнаш була, күпме гомерләр өзелә. Бу мәсьәлә элек-электән борчый иде инде. Бозыклыкның, бөтен начарлыкның анасы – хәмер. Аннан котылу юлларын күптән эзли идек. Әмма монда, иң беренче чиратта, халыкның хәмерне кирәксенмәве, безнең тәкъдимне аңлап кабул итүе ярдәм итте. Кул күтәртеп, тавыш бирдереп, ул мәсьәләне хәл иттек. Бөтен кеше бертавыштан авылда хәмер сатылмауга ризалашты. Авыл халкы тарафыннан ихтыяҗ булмагач, кибетчеләр дә киштәләрдән хәмерне алып куярга мәҗбүр булды. Хәмер сатылмый башлагач, тормышта бәрәкәт артты. Бу һәрбер хуҗалыкта, авыл халкының тормыш-көнкүрешендә сизелә, – ди хәзрәт үзе.
Уңай үрнәк йогышлы булып чыга. Күп тә үтми, уразайлылар керткән яңалык күршедәге Аш-Буҗи авылында да тарала. Биредә инде дистә елдан артык хәмер сатылмый. Актаныш районының Кәзкәй авылында да соңгы берничә елда хәмер сатылмый башлаган.
Һәркайсының – үз урыны
Иң аянычлысы – исерткеч эчемлек белән агуланучылар арасында үсмерләр дә бар. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова шулай ди. Узган ел 18 яше тулмаган балалар арасында шундый 50 очрак теркәлгән. Агуланучыларның 60 проценты метанолдан зыян күргән.
Кырык елдан артык эчкечеләр белән эшләүче табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин, ипи белән аракы бергә сатылган кибетләр булганда, кыек юлга баскан үсмерләр саны артачак кына, дип саный.
– Һәр нәрсәнең – үз урыны. Хәмер дә аерым кибеттә генә сатылырга тиеш. Ипигә кергән җирдән күзгә бәрелеп котыртып торган хәмерне алучысы бик тиз табылыр. Бар нәрсәне татып карарга тырышкан үсмерләр өчен аеруча куркыныч бу. Хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда сәрхушкә әйләнсә, хатын-кызга ике ел да җитәргә мөмкин. Яшүсмерләрдә исә хәмергә бәйлелек 2–3 ай вакыт эчендә барлыкка килә, – ди нарколог.
Психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Мироновның да фаразлары игътибарга алырлык. Билгесезлек, иртәгеге көнгә ышаныч булмау аркасында илдә эчкечеләр дә, наркоманнар саны да арту куркынычы бар.
– Пандемия башланган 2019 елда безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны ике мәртәбә артты. Коронавирустан курыккан кеше бик зур стресс кичерде. Кабул итәргә җитешә алмаган чаклар да күп булды. Минем тәҗрибәмдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Соңгы еллардагы вакыйгаларны күреп торабыз. Авырлыкка чыдый алмыйча, күпләр шешәгә үрелә, – ди белгеч.
Алданмыйк, дәррәү кубып эчүне ташламаячаклар. Белгечләр дә моны аңлый. Әмма киметү юллары бар. Рөстәм Вәлиуллин бу хакта күбрәк сөйләргә тәкъдим итә. Антон Миронов исә эчкечелеккә каршы көрәшне халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүдән башлау яклы. «Кешенең лаеклы эше, тормыш алып барырлык хезмәт хакы булырлык шартлар тудырылсын. Кеше үзен иң беренче чиратта кеше итеп хис итәргә тиеш», – ди белгеч.
Сан
– Соңгы 4 елда Россиядә эчкечеләр саны 4,4 процентка кимегән.
– Хәмер ир-ат гомерен – 5 елга, хатын-кызныкын 6 елга кыскарта.
– Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бавыр циррозы (70 процент), йөрәк авырулары (60 процент) вакытында теркәлгән үлем-китем очракларының да күпчелегенә хәмер гаепле.
Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бүген ил халкының өчтән бер өлеше хәмер белән дус түгел. Сораштыру барышында респондентларның 31 проценты исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланмавын, 69 проценты ара-тирә тоткалавын әйткән. Белгечләр, ил халкы арасында иң популяр исерткеч эчемлекләр – аракы (59 процент), сыра (48 процент) һәм шәраб (21 процент), дип нәтиҗә ясаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat