Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакын әйттеләр

Узган ел нәтиҗәләре буенча, тармакта уртача хезмәт хакы 57,7 мең сумны тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда, 23 процентка артса да, бу республика икътисады буенча 79 процент. Бу турыда еллык утырышта авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров әйтте.

— Быел уртача хезмәт хакын 65 мең сумга кадәр җиткерү бурычы куелды. Максатлар зур булса да, тормышка ашмаслык түгел. Моңа ирешү өчен һәр гектар сөрүлек җиреннән 80 мең сумнан да кимрәк булмаган табыш алырга кирәк. Без әлегә кадәр күп территорияләрнең мөмкинлекләрен файдалана алмыйбыз. Хезмәт хакындагы аерма районнар арасында 5-6 тапкырга җитә, ә аерым хуҗалыклар арасында хәтта 10 һәм аннан да күбрәк, — диде министр.
Ә хәзер кайсы район аграрийларының күпме хезмәт хакы алып эшләүләренә бераз күзәтү ясыйк. Узган ел Мамадыш районында уртача хезмәт хакы – 88, 478, Мөслимдә – 70 239, Кайбычта – 62, 698, Азнакайда – 59 205, Чүпрәледә – 57 513, Балтачта – 51 954, Арчада 51 432 сумны тәшкил иткән. Ә менә Балык Бистәсе (31 766), Апас (36 443), Әгерҗе (37 720), Баулы (40 032), Нурлат (40586) районнары исемлекнең арткы баскычларына урнашкан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү