Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта, аның каравы мөгезле эре терлек саны кими. Шуны күздә тотып, быелдан яңа субсидияләр булдырылган, шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырылган. Министрлыкның еллык коллегия утырышында тармактагы уңыш һәм югалтуларны барладылар.
Министр Марат Җәббаров чыгышын уңышлар һәм акча санаудан башлады. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 341 млрд сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче өчлеккә керә (чагыштыру өчен: 2023 елда республика 5 нче урында иде. – Авт.). Быелга исә планнар тагын да зуррак: министр җитештерү күрсәткечен 3 процентка арттыру максатын куйды.
Узган елның финанс нәтиҗәләре дә яхшы. Әйтик, авыл хуҗалыгы оешмалары салым бурычларын 182 млн сумга киметә алган. 78 проценты – бөлгенлеккә чыккан оешмалар. Хәзерге вакытта эшли торганнары бурычларын ике тапкыр азайткан. Хуҗалыклар әҗәтләрен капларга гына түгел, табыш та алырга өйрәнгән. Узган ел, беренче тапкыр, хуҗалыкларның кереме 200 млрд сумнан артып киткән. Шулай итеп, алар, 2023 ел белән чагыштырганда 20 процентка артыграк акча эшләгәннәр. Табышлы эшли торган предприятиеләр дә алты процентка арткан.
– Быелның бурычы әлеге күрсәткечләрне генә саклап калмыйча, тиешле юнәлештә тотылмаган чыгымнарны киметү буенча даими эшләү. Монда хуҗалыкларның эчке мөмкинлекләре зур. Моңа дәлил – авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәте. Безнең иң яхшы хуҗалыкларда – 1 кг сөткә 26–27 сум (Татарстанда – 28,1 сум), 1 кг ашлыкка 8–9 сум (Татарстанда – 10,4 сум). Бу нормативлар аграр базарда аякта ныклы басып торырга мөмкинлек бирә, – диде Марат Җәббаров.
Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кеше ничек яши икән соң? Узган ел нәтиҗәләре буенча, тармакта уртача хезмәт хакы 57,7 мең сумны тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда, 23 процентка артса да, бу республика икътисадындагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырсак, 79 процент кына килеп чыга.
– Быел уртача хезмәт хакын 65 мең сумга кадәр җиткерү бурычы куелды. Максатлар зур булса да, тормышка ашмаслык түгел. Моңа ирешү өчен һәр гектар сөрүлек җиреннән 80 мең сумнан да кимрәк булмаган табыш алырга кирәк. Без әлегә кадәр күп территорияләрнең мөмкинлекләрен файдалана алмыйбыз. Хезмәт хакындагы аерма районнар арасында 5–6 тапкырга җитә, ә аерым хуҗалыклар арасында хәтта 10 һәм аннан да күбрәк, – диде министр.
Ә хәзер кайсы район аграрийларының күпме хезмәт хакы алып эшләүләренә бераз күзәтү ясыйк.
Узган ел Мамадыш районында уртача хезмәт хакы – 88 478, Мөслимдә – 70 239, Кайбычта – 62 698, Азнакайда – 59 205, Чүпрәледә – 57 513, Балтачта – 51 954, Арчада 51 432 сумны тәшкил иткән. Ә менә Балык Бистәсе (31 766), Апас (36 443), Әгерҗе (37 720), Баулы (40 032), Нурлат (40 586) районнары – артта калучылар сафында.
Гадәттәгечә Марат Җәббаров районнар рейтингын да тәкъдим итте. Ул аларның терлекчелек, игенчелек һәм икътисадтагы күрсәткечләреннән чыгып төзелә. Монда бер гектардан алынган уңыш та, 1 гектар сөрүлек җиреннән алынган керем дә, уртача хезмәт хакы да, продукциянең тулаем күләме дә исәпкә алына.
– Артта баручылар йөз төрле сәбәп табарга мөмкин, ләкин сүз сөйләгәнче, көн саен кулга тотып эшләү күпкә яхшырак. Кайбер районнар инде берничә ел рейтингның хәтта бер баскычына да күтәрелә алмыйлар. Уртада йөрүчеләр шулай ук үзләренә югарырак бурычлар куеп эшли ала, – диде министр.
Шулай итеп, инде икенче ел рәттән Кукмара районы алдынгылыкны бирми. Тукай, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Бөгелмә, Тәтеш, Актаныш, Яшел Үзән, Алабуга районнары беренче унлыкка керә. Ә аутсайдерлар – Баулы, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Нурлат, Сарман, Спас, Югары Ослан, Әлмәт, Ютазы, Алексеевск районнары.
Министр кайбер районнарны узган еллар белән чагыштырып та күрсәтте. Әйтик, 2020 елда исемлектә 18 нче урында булган Сарман районы 39 нчыга тәгәрәгән. Нурлат та 22 нче баскычтан 40 ка төшеп утырган. Дүрт ел элек 15 нче урында булган Зәй узган ел 32 гә калган. Баулы – 29 дан 43 кә, Балык Бистәсе 32 дән 41 гә тәгәрәгән.
Продукция җитештерү күләме артса да, мөгезле эре терлек саны 4 процентка кимегән. Арту нибары 11 районда (Минзәлә, Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Кайбыч, Мөслим, Питрәч, Алабуга, Чистай) гына.
– Кайбер районнарда мал саны болай да аз иде, җитмәсә, алар ел дәвамында терлек санын тагын шактыйга киметкән, – диде Марат Җәббаров.
Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына килгәндә, узган ел алар 142 млрд сум продукция җитештергән. Ләкин терлек саны аларда да кими.
– Бүген сөт базары яхшы тора, республикада уртача 36 сумны тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда, 10 сумга күбрәк. Шуңа күрә терлек санын арттыру буенча чаралар күрергә кирәк. Күпчелек районнарда 36 сумга тапшыралар, тик кайбер районнар бу юнәлештә начар эшли. Бигрәк тә Иделалды (Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнары), – диде министр.
Әлеге авырткан темага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында тукталды.
– Районнарда сыерлар саны кимү аркасында сөт күләме кимү куркынычы юк. Монда эш башкада. Без авыл халкын югалтабыз. Әгәр терлекчелек тә бетә икән, эш булмый дигән сүз. Бу авыллар бушап калуга китерәчәк. Шуңа күрә моңа игътибар итәргә кирәк. Шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимү проблемасы да зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул әлеге вазгыятьне хәл итү өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары тотуга һәм терлекләр сатып алуга, шулай ук мини-фермалар төзүгә субсидия күләмен арттыру турында игълан итте.
– Шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүнең төп сәбәбе терлек азыгы әзерләүнең күпкә чыгымлы булуы. Азык әзерләү үзәкләре буенча программа кабул ителәчәк. Әлеге биналар өчен җайланмаларның 50 проценты субсидияләнәчәк, – дип сөендерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренә әзерлекне тизләтергә, орлык һәм ашлама мәсьәләсен кайгыртырга кушып, очсызрак бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт әйтте. Инде авыл кешесенә сәламәтлек һәм сабырлык телисе генә кала. Миллионнар һәм процентлар турында уйлап түгел, ә булсын дип эшләргә күнеккән кеше ул.
Авыл хуҗалыгы саннарда
Ел нәтиҗәсе буенча, терлекчелектә 181 млрд сум продукция җитештерелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә – икенче урында.
2024 елда республикада 2,3 млн тонна сөт савып алынган, бер сыер 8274 кг сөт биргән.
508 мең тонна ит һәм 1,6 млрд данә йомырка җитештерелгән. Республика авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat