1964 елда тәүге тапкыр узган көрәш бәйрәмендә иң көчлеләр булып дүрт егет – Зөфәр Ханов (Сарман), Габдулла Ямалов (Сарман), Талип Яруллин (Әлки), Габдулла Хафизов (Чаллы) таныла. Беренче турнирда команда ярышын Сарман егетләре ота.
Беренче батырларның берсе Зөфәр Ханов ул чакта 40 яшен тутырган була инде. Бөек Ватан сугышын кичкән, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән көрәшче безнең турнирда 1966 елда тагын бер мәртәбә уңышка ирешә.
Дүрт мәртәбә Татарстан чемпионы, күп Сабан туйларында батыр булып танылачак көрәшче егет Минзәлә районының Иске Мунча авылында туып үсә. Аның кызы Кифая ханым Нотфуллина сөйләгәннәрне искә төшерик: «Безнең бабайлар олы гәүдәле булган. Әти исә бизгәк белән авырып, бераз кечерәк калган. Әмма үзеннән күпкә зуррак кешеләрне җиңел генә селкеп ата иде. Хәзерге кебек зур бүләкләр юк инде. Батыр исеме, дан өчен бил алышкан алар. Бабайлар да көрәшкән. Хәтерлим әле: Минзәлә районындагы бер авылның Сабан туенда туганыбыз Даут абый көрәшә. Көндәшен ега алмый азаплана. Бабай чыгып сөлгесен тартып та алды, «менә болай көрәшәләр аны» дип, тегенең көндәшен егып та салды».
Зөфәр Ханов гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Рус теленә дә өйрәтә, физик культура да укыта. Балаларны спортка тартырга тырыша. Шул арада келәм һәм чирәмдә дә җиңүләр яуларга өлгерә. «Якын-тирәдәге Ворошилов, Сарман, Мөслим, Минзәлә районнары Сабан туйлары батыры булды. Аннары Казанга барып көрәшә башлады. Җиңүләр яулап кайтуы белән тагын да илһамланды. Аннан күреп, энесе Рәшит тә яшьли көрәшкә кереп китте, 9 нчыда укыганда ук район батыры булды. Бертуган Хановларның даны 1960 нчы, 1970 нче елларда бөтен Татарстанга таралды. Олыгаеп, яшьләр белән тартышу авырая башлагач, Зөфәр ага улы Русланны ияртеп, Сабан туйларына килеп чыгар иде дә, көрәшеп, гер күтәреп, бүләкләр җыеп, дәртен басып кайтып китәр иде. Хәтта 70 кә җиткәндә дә ул Минзәләдәге Күзкәй авылында көрәшкә чыгып, баш батырга билен бирмәде», – дип яза журналист Илдус Илдарханов «Без көрәшле халык» китабында.
Инде ярышларда катнашмый башлагач та, келәмнән ерак китми ул. Үзе язган шигырьләрне укый-укый, бәйгеләрне алып бара. 60 яшендә «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре», соңрак «Татарстанның атказанган спорт остасы» исемнәренә лаек була. Кызганыч, гомеренең соңгы еллары авыр була. «Йөгереп йөргәндә үләм, дип сөйли иде ул. Тик башканы язган икән шул. Урман кискәндә, өстенә агач төшеп, урын өстенә ятты. Бик интексә дә, анда да бирешмәскә тырышты», – дип искә ала кызы Кифая исеме тарихка кереп калган әтисен.
Фактлар
– Турнир тарихында барлыгы 70 тән артык команда катнашкан.
– Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирында каһарман-шагыйрьнең адашы Муса Галләмов биш мәртәбә җиңүче булган.
– Турнир тарихында авырлык категорияләренең саны үзгәреп торган.
1964–1970 елларда – дүрт, 1971–1981 елларда – биш, 1982–1994 елларда – тугыз, 1995–2005 елларда – ун, 2006–2007 елларда – янәдән тугыз, 2006–2022 елларда ун категориядә бил алышканнар.
Быел авырлык категорияләре – 11.
– Муса Җәлил турнирында биш мәртәбә җиңү яулаган, РСФСРның милли төрләр буенча спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Данил Галиевка 2014 елда туган ягы Биектауда бюст ачтылар. Якты дөньяда нибары 45 ел яшәп калган батыр Түбән Кама командасы өчен бил алышты. Берничә ел элек Тукай районында танылган батыр Раббани Шәриповка һәйкәл барлыкка килде.
Фотода: Зөфәр Ханов 1980 нче еллар батырларын келәмгә алып чыга
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat