Татарстанда сугыш ветераннарына 50шәр мең сум биреләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстанда ветераннарга 50 шәр мең сум биреләчәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указын әзерләгән.

Документ Хөкүмәт порталында пәйда булган. Анда, аерым алганда, Татарстанда даими яшәүче ветераннарга быел апрель-май айларында бер тапкыр түләнәчәге турында әйтелгән. Документ нигезендә, акча республика бюджетыннан юлланачак. Сугыш инвалидларының тол хатыннарына һәм сугышта катнашучыларга 10ар мең сум биреләчәк.

Моннан тыш сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары һәм концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары быел федераль үзәктән дә бер тапкыр 80 мең сум алачак. Сүз уңаеннан, Казан хакимияте Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планы проекты әзерләгән. Аның нигезендә, быел Татарстан башкаласында “Үлемсез полк” үткәрелергә, бәйрәм салюты булырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү