Уртача күләмнән зуррак пенсия алу өчен, пенсиягә чыгучыларга кимендә 35 ел иминият стажы тупларга кирәк. Бу хакта “Газета.RU”га икътисадчы Игорь Балынин әйткән.
“35 ел иминият стажы булган очракта, 2025 елга фаразланган уртача хезмәт хакы күрсәткече нигезендә пенсия якынча 31 мең сум тәшкил итәчәк”, – дигән белгеч.
Аның әйтүенчә, бу – хәзерге уртача итминият пенсиясе күләменнән 25 процентка диярлек күбрәк. Билгеле булганча, быел Татарстанда иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сум тәшкил итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat