Бәраәт кичәсе көнне Кукмара районының Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында Казаннан кайткан мәртәбәле кунаклар катнашында дини концерт булган.
«Кукмара азаны» бәйгесе финалы уңаеннан үткәрелгән бу чарада мөнәҗәт- нәшидләр яңгыраган, викторина булган, бәйге җиңүчеләрен бүләкләгәннәр. Танылган җырчылар Миңгол Галиев, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, яшь булса да, күп конкурслар җиңүчесе, бик тә талантлы җырчы Рөстәм Хөсәенов, танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллиннарның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итә. Әлеге төркем быелга чыккач инде Әтнә һәм Лаеш районнарында шундый азан бәйгеләре үткәргән һәм дини программалар белән чыгыш ясарга өлгергән
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat