Каюм Насыйриның 200 еллыгына мәгърифәтче турында тәүге энциклопедия дөнья күрәчәк

Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган тәүге энциклопедияне эшләү төгәлләнеп килә. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институты (ИТЭР) Энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин сүзләренә таянып яза.

Институт вәкиле әйтүенчә, энциклопедиянең барлык язмалары әзерләнгән инде. Хәзерге вакытта эшкәртү, төзәтү һәм иллюстрация эшләре алып барыла. 500 биттән торган энциклопедиянең март аенда басылып чыгуы көтелә.
“Энциклопедия буенча эшли башлаганчы, Каюм Насыриның шуның кадәр күпкырлы шәхес булганлыгын, бик күп хезмәтләренең әлегәчә заманча татар теленә тәрҗемә ителмәгәнлеген күз алдына да китерми идем”, — дигән әңгәмәдәше агентлык хәбәрчесенә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү