Шушы көннәрдә Казанның 149нчы лицеенда укучы кызның әнисе социаль челтәрләрдә уку йортындагы буллинг һәм акча җыюга бәйле канәгатьсезлеген белдергән.
Бу хәбәр Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга да барып ирешкән. Аңа лицей хезмәткәрләре һәм башка укучылар ягыннан хилафлыкларны тикшерү турында җиткерәчәкләр.
“Массакүләм мәгълүмат чараларында Казан лицеенда укучыларның ата-аналарының уку йорты хезмәткәрләре һәм башка укучылар ягыннан хокукка каршы кайбер гамәлләренә шикаятьләр пәйда булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү уздыра”, – дип билгеләп үтелгән Россия Тикшерү комитетының рәсми хәбәрендә.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин комитетның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марсель Дөлкәрнәевкә тикшерүнең барышы һәм ачыкланган хәлләр турында җиткерергә кушкан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat