Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» хезмәткәрләрнә йорт файдалануга тапшыруда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» хезмәткәрләре өчен 179 фатирлы аренда йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов та катнашты.

Заманча яңа бина Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре өчен каралган. Йортта бер подъезд, 18 торак кат, 108 – бер бүлмәле, 53 – ике бүлмәле һәм 18 өч бүлмәле фатир бар. Аларның гомуми мәйданы 8,8 мең кв.м.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу «КАМАЗ» хезмәткәрләренә ярдәм кысаларында арендага бирелә торган өченче йорт. Предприятие белән республиканың Дәүләт торак фонды арасындагы килешү буенча автогигант хезмәткәрләре өчен барлыгы алты күп фатирлы йорт төзеләчәк.

«Бу бик яхшы ярдәм. Безгә сезнең белән күркәм вакыйга – яңа торакка күчү шатлыгын уртаклашу бик күңелле. Төзүчеләргә, Дәүләт торак фондына һәм „КАМАЗ“га рәхмәт белдерәм. Ышанам, бу карар җитештерүгә квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен этәргеч бирәчәк. Безнең автогигант — республика өчен генә түгел, тулаем илебез өчен дә стратегик предприятие. Яңа фатир алучыларны бу истәлекле вакыйга белән котлыйм», — диде Татарстан Рәисе.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәрне барлыкка китерүче «КАМАЗ» предприятиесенә ярдәм, һичшиксез, бөтен шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясый. «Бу гаять зур массивны, Рөстәм Нургалевич һәм Сергей Анатольевич белән килештерелде, 78 нче комплекс, без аны бүгеннән „КАМАЗ» торак комплексы дип атыйбыз», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Рәисенә, шәһәр мэрына һәм Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә мөһим социаль проектны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Александр һәм Алена Епанешниковлар гаиләсенең фатирында булды, алар өч бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы төп җыю конвейеры цехында 4 нче разрядлы машина йөртүче-сынаучы булып эшли.

Барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Чаллыда «КАМАЗ» хезмәткәрләренә Дәүләт торак фонды арендага барлыгы 1023 фатир бирәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү