Казан халыкның кереме арту буенча 3 “миллионер” шәһәр исәбенә кергән

Казан узган елның IV кварталына җан башына керем күләме үсү ягыннан Россиянең халык саны миллионга җиткән шәһәрләре арасында өченче урынны алган. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең керемнәре 2023 елның шушы ук чорындагыга караганда 22 процентка үскән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының тикшеренү нәтиҗәләренә таянып яза.

Рейтингта Ростов-Дон беренче урынга чыккан: биредә яшәүчеләрнең бер ел эчендәге керемнәре 28 процентка ишәйгән. Красноярск – икенче (23%). Ни гаҗәп: бу юлы Мәскәү (10%) – рейтингта ахырдан икенче урында.

Халык саны 500 меңнән 1 миллионга кадәрге шәһәрләр рейтингында исә Чаллы 14 нче урынга чыккан. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләрнең керемнәре уртача 14 процентка арткан. Халык саны 250 меңнән 500 меңгә кадәрге шәһәрләр арасында Түбән Кама 24 нче урынга “кунаклаган”: биредә җан башына керем күләме бер ел эчендә 18 процентка күбәйгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү