Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисе:
– Иң дәрәҗәле турнир бу. Электән килгән традицияләргә бәйле микән, көрәшчеләр аны хәтта Татарстан чемпионатыннан да дәрәҗәлерәк дип кабул итә. Аның Муса Җәлил исемен йөртүе белән дә горурланабыз. Азатлык һәм батырлык символы буларак, бәйгене Җәлил исеме белән бәйләү татар көрәшенә бик тәңгәл килә.
Рәкыйп Фәйзуллин, Россиянең атказанган тренеры (Чаллы):
– Әлеге турнир – минем бөтен тормышым ул. Без егет чакта көрәшкә күбесенчә татар районнарында игътибар бирелә иде. Безнең якларда (Рәкыйп Фәйзуллин тумышы белән Минзәлә районыннан. – Авт.) менә шул җитеп бетми иде. Чаллыга күченгәч, көрәшне үзебез күтәрә башладык. Гомумән алганда, Чаллы командасы Муса Җәлил турнирына соңрак килеп кушылды. Шулай булуга карамастан, күчмә кубокны күп тапкыр яуларга насыйп булды безгә. Турнирның 12 сен Чаллыда уздырдык. Кыскасы, турнир тарихында эзебез шактый тирән. Җәлил турниры – безнең көрәшнең тарихы ул. Татарның асыл егетләре, чын ир-атлар нәкъ менә шушы ярышта тәрбияләнә.
Алсу Галимова, турнирда 9 мәртәбә җиңгән мәрхүм көрәшче Ильяс Галимовның тормыш иптәше:
– Әлеге турнир Ильяс өчен бик кадерле, мәртәбәле һәм җитди ярыш иде. Дөнья чемпионатына әзерләнгән кебек әзерләнде ул аңа. Гомумән, бу турнир гаиләбез өчен дә әһәмиятле иде. Беренче елларда Ильясның ярышларын калдырмадым диярлек, шактый турнирларны күрергә насыйп булды. Ул чактан ук Муса Җәлил турниры шундый матур һәм зурлап уздырыла торган чара булып истә калган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat