Ветеринар Максим Шкатов: «Бүренең күзен, филнең колагын дәваладык»

Аю, бүре, фил, юлбарыс, дөя һәм башкалар – ветеринария клиникасында эшләүчеләрнең якын дуслары. Шулай да без барыбыз да күнеккән эт, песи, әрлән, куян кебек йорт хайваннары клиникада ешрак «кунак» була. Табибларга нинди үтенечләр белән киләләр? Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алыр өчен без Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының ветеринария клиникасына юл тоттык. 

Аю, бүре һәм филләр

Клиникада беренче очраткан дүрт аяклы авыру – Принцесса кушаматлы песи булды. Табибларга беренче тапкыр гына алып килмиләр икән бахырны. Моңа кадәр операция ясаган булганнар, бу юлы рентгенга төшерәләр. Шөкер, хәле яхшырган пескәйнең.

Ветеринар табиб-эпизоотолог Максим Шкатов сүзләренчә, соңгы елларда башкалада йорт хайваннары асраучылар арткан. Эт, песидән тыш, шәһәр халкының «дус»лары арасында әрлән, диңгез дуңгызы, декоратив куян, тутый кошлар, кәлтә һәм еланнар да күп очрый.

– Без Казан циркы һәм зоопаркы белән дә эшлибез. Билгеле, аларның үз табиблары бар, ләкин кайвакыт безнең дә ярдәм кирәк булган очраклар булгалый. Шуңа күрә бөтен төр хайванны да дәвалап караганым бар дип әйтә алам: маймыл, еланнардан башлап, бүре һәм филләргә кадәр. Бик зур хайваннар янына үзебез барабыз, ә вагракларын инде машинада алып киләләр. Менә әле күптән түгел генә циркта «эшли торган» бүрене алып килделәр. Идәнгә җәелгән пычкы чүбе кереп, күзе ялкынсынган. Яннарында өйрәтүчеләре басып торса да, аларны дәвалауның үз нечкәлекләре бар. Куркам, дип әйтә алмыйм, чөнки нинди генә ерткыч хайван булса да, аның белән уртак тел табып була. Шулай да аның ерткыч булуын һәм теләсә кайсы вакытта ташланырга мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Циркта «эшләүче» аюны профилактика максатыннан карасак, зоопарктагы филнең колагын дәваладык, – ди Максим Шкатов.

Йортта, фатирда хайван, җәнлек тотучылар һәрвакыт булды. Әмма төрләре үзгәреп тора икән. Мода дигән нәрсә дә бар бит әле.

– Әйтик, берничә ел элек кешеләр далматинец токымлы этләрне күпләп тотты, хәзер шпиц, корги, мульти пуларны алалар. Соңгы вакытта өйләрендә лемур, сасы көзән, чәшке, елан асраучылар күбәйде. Элегрәк фатирларында, йортларында экзотик җәнлекләр асраучылар очраштыргалый иде. Хәтта 2000 нче еллар башында Казанда берәү арыслан да асрады. Әлеге гаилә аның белән башта – фатирда, аннан соң шәхси йортта яшәде. Кайчандыр хуҗасы әлеге ерткыч хайванны бик йончыган, авыру хәлдә күчмә зоопарктан коткарып алып кайткан булган. Бик озак дәвалады, карады, урамга саф һава суларга алып чыга иде. Берничә елдан соң арысланны зоопаркка тапшырдылар, дип беләм. Хәзер фатирда яки йортта экзотик хайваннар асрау закон белән тыелган, – дип искә төшерә Максим Шкатов.

Авырулар

Әлеге клиника аена якынча 150–250 хайванны кабул итә. Ветеринария клиникасына сукмак салучылар бигрәк тә язын арта икән. Бу вакытларда табибларга көненә хәтта 50 шәр «пациент» кабул итәргә туры килә. Монда вакцина ясау, планлы диспансеризация, профилактика чараларыннан башлап, катлаулы операцияләргә кадәр керә. Хуҗалары аеруча дүрт аяклы дусларын вакцинацияләү, стерильләштерү өчен мөрәҗәгать итә. Эт һәм песиләрдә ашкайнату системасы бозылу очраклары очрый. Мырауҗаннар сидек юллары авыруларыннан да интегә.

– Теге яки бу хайванны дәвалау авыррак бирелә, дип әйтеп булмый. Кем артыннандыр кабаттан дәвалау – менә анысы чыннан да җиңел түгел. Яки авырулары бик азган хайванны дәвалый башлау читен. Шунысы сөендерә: 15–20 ел элекке белән чагыштырганда кешеләр үзләре ияләштергән, тәрбияләгән хайваннарга мөнәсәбәтләрен үзгәртте. Сәламәтлекләренә, профилактика чараларына да бик игътибарлы. Кайвакыт хәтта артыграк борчылалар кебек тә тоелып китә, ләкин аларны да аңлап була. Чөнки кайбер авырулар бернинди билгеләрсез азып китәргә мөмкин. Кеше хайваннарга җаваплырак карый башлады. Моны аларга сыйфатлы азык сатып алудан да чыгып әйтеп була, – ди Максим Шкатов.

Белгечтән авыл акбайлары турында да сорадык.

– Безгә еш кына: «Авылда бер эт тә мондый тәрбия күргәне юк. Алар да яши бит әле», –  диләр. Ә бит аларның гомер озынлыгы буенча элек тә, хәзер дә беркем статистика алып бармаган. Алай чагыштырып карау мөмкин түгел, – ди ул.

Хуҗаларына этләр ташланган очраклар еш булып тора. Бу уңайдан да белгечнең фикере кызыклы булып тоелды:

– Мондый очракларның 90 процентында кеше үзе гаепле. Кайвакыт кечкенә балалар этләрне ничек кенә җәфаламый: колакларына да теләсә нәрсә тыгалар, койрыкларыннан да тарталар… Ләкин сабырлыкның да бер чиге була бит. Кайбер йорт хайваннары кеше белән авырдан аралаша. Аларны да исәпкә алырга кирәк, – ди белгеч.

Хезмәтләр

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 166 лап тирәсе дәүләт ветеринария клиникасы һәм универсаль ветеринар пунктлары бар. Дәүләтнеке булсалар да, котыру авыруына каршы вакцинацияләүдән кала, табиблар күрсәткән хезмәтләргә акча түлисе. Дөрес, шәхси клиникалар белән чагыштырганда, бәяләр артык тешләми. Бушлай хезмәтләр сукырларны җитәкләп йөртә торган этләргә генә күрсәтелә.

Билгеле булганча, шәхси клиникаларда хайваннарны тар белгечләр карый. Әйтик, күзләрен – окулист, тешләрен – стоматолог һәм башкалар. Ә дәүләтнекендә барысын да бер табиб башкара.

– Гомумән алганда, без барыбыз да кулга дипломны гомум практика табиблары буларак алабыз. Соңыннан гына, әгәр табибка теге яки бу юнәлеш күбрәк ошый икән, тар белгечлеккә укый. Кадрлар кытлыгы безнең тармакта да зур. Бу аеруча районнарда сизелә, – ди Максим Шкатов. – Яшь белгечләрне никадәр генә җәлеп итәргә тырышсалар да, алар бу һөнәргә килми. Мәсәлән, мин уку йортын 2009 елда тәмамладым. Төркемдәге 25 кешедән нибары өчебез генә укыган һөнәре буенча эшли. Хайваннарны яратмаган кеше ветеринар булып эшли дә алмый.

Кызыклы фактлар

– Песиләрнең уртача гомер озынлыгы – 15–17 яшь. Клиникага алып килгән иң озын гомерле мәчегә 25 яшь булган. Этләрнең гомер озынлыгы аларның зурлыгына бәйле. Зур гәүдәлеләре – кыскарак, кечкенәләре озынрак гомерле була.

– Кайбер авырулар аерым бер токымнарга хас. Әйтик, сидек юллары ялкынсыну белән башлыча мәчеләр җәфалана, онкология авырулары да песиләрдә ешрак очрый. Эт токымнары арасында пудельда шешләр еш очраса, мопсларда – үпкә-йөрәк системасы авырулары.

– Кушаматларга килгәндә, аерым мода юк. Ә менә табибларда җирән йонлы Чубайс кушаматлы песиләр еш кунак була икән.

– Хайваннарга барлык хисләр дә хас. Курку, борчылу, стресстан башлап, тугры һәм рәхмәтле булуга кадәр. Әйтик, Казанда КФУ галименең хаска токымлы эте мәрхүм булган хуҗасын озак вакыт университетның баскыч төбендә көтеп торган.

– Филнең иң нәзберек органы – колагы. Кан анализларын да әлеге әгъзасыннан алалар. Бу эшне башкарыр өчен берничә кеше, этаплап, хайванны үзенә ияләштерә, ышаныч тудыра. Бу шактый вакыт таләп итә.

Йортында хайван тотучылар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

  1. Кортларга һәм бетләргә каршы тору чарасын күрү.
  2. Этләрне язын, көзен һәм җәен урман бетләренә каршы эшкәртү.
  3. Елга бер тапкыр вакцина ясату.
  4. Гигиена процедураларына ияләштерү (даими рәвештә тырнакларын кисеп, күзләрен, колакларын сөртеп тору).

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү