Татарстанның баш саны һәм сөт кимегән районнарында хезмәт хакы түбән. Алга киткән терлекчелек лаеклы хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде., дип яза Татар-информ.
Балык Бистәсе районында узган ел терлекләр саны 6 процентка, ә сөт күләме тулаем Татарстан белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга диярлек кимрәк. «Нәтиҗәдә — районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре иң түбән хезмәт хакы ала. Уртача республика күрсәткеченнән ике мәртәбә түбәнрәк», — диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, шундый ук вазгыять Апас һәм Буа районнарында да күзәтелә. «Әгәр продукция булмаса, ни хисабына хезмәт хакын түләрсең? «Конверт» түләүләре юкмы икәнен карарга һәм моның белән көрәшергә кирәк», – диде Миңнеханов.
Шул ук вакытта ул башка районнарны сөт җитештерүдә җитди уңышлары өчен мактады. Аерым алганда, Кукмара районын атап китте, ул тәүлеккә 500 тоннадан артык сөт җитештерә, Балтач районында 400 тоннага якын, Әтнә районында 350 тоннадан артык, Саба һәм Минзәлә районнарында 300әр тонна сөт җитештерелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мөслим районы яхшы динамика күрсәтә, анда сөт саву дүрт ел эчендә 3,5 тапкырга арткан. «Бу инвесторлар һәм район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләренең зур хезмәте. Әмма без вазгыять начарайган районнарны атамый булдыра алмыйбыз», — дип дәвам итте ул.
Яңа Чишмә районы мөгезле эре терлекнең 68 процентын, Лениногорск районы 55 процентын, Нурлат район 53 процентын югалткан.
«Мәсьәлә бездә сөт булмауда түгел, бездә ул җитәрлек. Һәм без бернинди дә янаулар күрмибез. Ләкин без авыл халкын югалтабыз. Эш булмаса, терлекчелек булмаса, авыл территорияләре җитди зыян күрәчәк. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләр халыкның керемнәрен тәэмин итә. Ә бер ел эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда без 9 меңгә якын сыер югалттык», — диде республика җитәкчесе.
Балтач, Аксубай, Чүпрәле, Тәтеш һәм Нурлат районнарында шәхси хуҗалыкларның баш саны иң күп кимегән.
Вазгыятьне төзәтү өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары тотуга, терлекләр сатып алуга, мини-фермалар төзүгә субсидияләр күләмен арттыру турында карар кабул ителде. Моннан тыш, азык үзәкләре өчен җиһазлар бәясенең 50 проценты субсидияләнәчәк, дип сөйләде Татарстан Республикасы Рәисе.
Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, актуаль проблемаларның берсе – республика территориясенә начар чирләр керү куркынычы.
«Биологик яклау – предприятиенең һәр җитәкчесенең шәхси җаваплылыгы ул. Бүген мондый эшне авыл хуҗалыгы оешмаларының 80 проценты башкармый. Әгәр бу предприятиеләр тиешле санитария нормаларын үтәми икән, алар ярдәм итүдә чикләнергә тиеш», – дип йомгаклады ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat