Якын Көнчыгышның шахмат тактасы

Моннан ике ай тирәсе элек, алдагы елга фаразлар язганда: «2025 елда вакыйгалар динамикасы Якын Көнчыгышка күчәр», – дигән идек. Ул сүзләрне әйткәндә, Газзәдә тынычлык урнашуы көтелә, Трамп үзен шул тынычлыкны гарантияләчәк «күгәрчен» позасына баскан иде.

Вакыйгаларны күзәтеп барган укучы «Ватаным» хәбәрчесен кара күзлек киюдә гаепли ала иде. Тынычлык, чынлап та, урнашты, сиончылар белән ХАМАС килешүенең беренче этабы уңышлы гына төгәлләнер, икенче этапка күчәрләр, барысы да яхшы булыр шикелле иде.

Ләкин бу атнада Газзә өстендә яңадан кара болытлар җыела һәм куәтле яшен яшьнәве көтелә башлады. Нетаньяху – Израильнең җинаятьче Премьер-министры – Вашингтонга барып кайткач, вакыйгалар агышы текә борылыш алды: ХАМАС 15 февральдә сиончыларга тапшырырга тиешле әсирләрне тапшырудан баш тартты, чөнки Израиль килешүне үтәми, диде. Моңа җавап итеп Тель-Авив тотаклар кайтарып бирелмәсә, сугыш хәрәкәтләрен яңадан башлау белән янады. Трамп газзәлеләр өчен «җәһәннәм ишеге» ачу белән куркытты. ХАМАСның җавабы озак көттермәде: «Фәләстыйн каршылыгы Америка солдатларын теләсә кайсы вакытта көтә һәм алар Газзәдән Әфганстаннан качкан кебек үк хурлыклы рәвештә качачаклар», – дигән белдерү яңгырады.

Бу урында төрек журналисты Ибраһим Карагүлнең: «Трамп һәм Нетаньяху Газзәне алырга тели, ләкин алар аны ала алмас. Ә без Иерусалимны алырга телибез һәм без аны алырбыз да», – дигән сүзләрен дә китерү урынлы булыр. Израиль лидерлары Гитлер һәм аның яраннары көнләшерлек белдерүләрне күп ясады. Әйтик, Газзәгә депопуляция, ягъни бар халкын үтереп бетерү белән яныйлар. Әмма без шушы урында Газзә темасын аз гына читкәрәк куябыз һәм вакыйгаларны бөтен Якын Көнчыгыш һәм ислам дөньясы яссылыгына күчерәбез. Ибраһим Карагүлнең сүзләре чынбарлыктан чамасыз ерак тора төсле. Җитди кеше сүзләреннән бигрәк, ул максималист һәм романтик малай белдерүен күбрәк хәтерләтә… Әмма нәкъ менә шул сүзләр киләчәктә тормышка ашачак та. Бик күп каннар коелачак, бик күп фетнә ишекләре ачылачак, билгеле. Көчләр чагыштырмасының тиңсез рәвештә сиончылар һәм Америка файдасына булуын исәпкә алганда, төбәктә нинди вәхшәтле сценарий уйналачагын күзалларга була. Әмма күптән түгел генә Сүриядә булган хәлләрне искә төшерик, Йәмәнне онытмыйк. Йәмән өстендә көнбатышлыларның үлем чәчә торган очкычлары аз биемәде, әмма американнар көткән нәтиҗә юк…

Якын Көнчыгышның шахмат тактасындагы диспозициягә күз салыйк. Башбирмәс Фәләстыйн (кечкенә генә бер төбәк) бер яктан Иордания, икенче яктан Мисыр белән чиктәш һәм Израиль чолганышында диярлек. Иордания һәм Мисырда сәяси режимнар Вашингтонга тулысынча буйсынган, аннан акчалата ярдәм алып торалар, океан артыннан килгән һәрбер боерыкны берсүзсез үтиләр. Мондый режимнарны прокси-режимнар, диләр. Төбәктә тагын бер җитди һәм йогынтылы уенчы бар – Согуд Корольлеге. Әр-Рияд шулай ук тышкы сәясәттә Вашингтон күрсәтмәләреннән чыкмый диярлек. Дөрес, соңгы вакытта аның Кытай белән якынаюы күзәтелә. Шактый зур финанс мөмкинлекләренә ия булганга күрә, берникадәр мөстәкыйль карарлар да кабул итә. Әйтик, Трампның кара алтын бәясен төшерү таләбен шунда ук үтәргә ашыкмады. Ләкин согудләрнең дә суверенитеты чикләнгән. 7 октябрь сугышы башланганнан соң, бу өч дәүләт Израильгә каршы оештырылган диңгез блокадасын өзеп, коры җирдән сиончыларга товар ташыды. Йәмәннән очкан ракета һәм пилотсыз очкычларны бәреп төшерүдә зур тырышлык күрсәтте. Трамп үзенең Якын Көнчыгыш сәясәтен формалаштырганда шул өч илнең аңа берсүзсез буйсыначагына исәп тотты да. Газзәлеләрне Мисыр һәм Иорданиягә җиңел генә күчерергә ниятләде, бертуктаусыз бу ике ил аның планын кабул итәрләр дигән сүзләр тәкрарлады. Газзәне курорт шәһәре итеп төзегәннән соң, анда гарәпләрне кире кайтарырга вәгъдә бирде.

Әмма миллиардер Дональд әфәнденең теләкләре тиз алышынды: Газзәне сатып алу ниятен өстәлгә чыгарып салды һәм инде төп халыкка анда ишекләр бикле булачагын игълан итте. Берничә көн эчендә план янә үзгәрде: «Без Газзәне түләми дә алачакбыз. Анда түләрлек берни дә юк», – дигән сүзләр ишетелде. Ильф һәм Петровның «Унике урындык» романындагы «Междупланетный шахматный конгресс» дигән 34 нче бүлекне ачыйк әле. Васюкинлыларның шахмат конгрессы үткәрү өчен акча каян алырга дигән соравына Остап Бендер: «Васюкинцы денег платить не будут. Они будут их по-лу-чать! Это же всё чрезвычайно просто», – дип җавап бирә. Трампның Бендердан аермасы юк икәнен аңлыйсыздыр.

Трамп Якын Көнчыгышның үзенчәлекләрен белми. «Против лома нет приема» дигән ысул монда эшләми. Моңарчы буйсынучан һәм юаш булган режимнар Трампның газзәлеләрне ватаннан куу планына кискен каршы төште. Сиси Вашингтонга барырга тиеш иде, визит билгесез срокка чигерелде. Мисыр Тышкы эшләр министрлыгының соңгы белдерүе таң калдыра. Анда «башкаласы Иерусалим булган бәйсез Фәләстыйн дәүләтен 1967 елның 4 июнендәге чикләрдә төзү» таләбе бар. Трамп Иерусалимны Израиль башкаласы дип үткән срогында таныды, монда аны (Көнчыгыш Иерусалимны гына түгел) Фәләстыйн башкаласы итеп тәкъдим итәләр. Үзен бөтендөнья хуҗасы итеп хис итә башлаган Трамп яңагына беренче тапкыр шулай чалтырату әле бу. Американың яңа лидеры бер нәрсәне аңлый алмый: Якын Көнчыгыштагы режимнар океан артыннан килгән таләпне берничек тә үти алмый, чөнки бу аларга зур фетнә ишеге ачылу һәм һәлакәт белән яный. Нетаньяху һәм Трамп физик көч ярдәмендә уңышка ирешергә исәплиләр, ләкин Израиль Премьер-министрының төн уртасында яңгыраган «гарәпләр көч телен аңлыйлар» дигән сүзләренә Согуд Корольлеге 45 минут эчендә җавап бирде. Анда: «Фәләстыйн халкы үз җирендә яшәү хокукына ия, алар Израиль баскыннары кайчан теләсә, шунда куып чыгарырга мөмкин булган иммигрантлар түгел», – дигән сүзләр бар.

Кызыл сызыклар сызылды, гомумкешелек нормаларын һәм халыкара хокукларны таптаучыларның җавап адымы көтелә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү