Китап нәшрияте татар гаиләсенә багышланган китапны тәкьдим итү кичәсенә чакыра

18 февральдә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә татар гаиләсенең көнкүрешенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган ике яңа басманы укучыга тәкъдим итү чарасы узачак. Бу хакта Татарстан китап нәшриятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Татар гаиләсе: гореф-гадәт һәм йолалар» дип исемләнгән басма Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителеп, аерым китаплар рәвешендә бастырылды. Басмалар рухи тамырларыбыз турында уйланырга өндиләр, балаларны, оныкларны татар мәдәнияте дулкынында тәрбияләргә булышалар, туганлык бәйләнешләрен ныгыталар һәм алдагы буыннардан калган телне, динне һәм милли үзенчәлекләрне саклап калырга ярдәм итәләр. Чарада катнашучылар әлеге эшләрнең авторлары-төзүчеләре белән таныша, алар белән аралашудан үзенчәлекле мәгълүмат ишетә алачаклар. Моннан тыш, кунакларны М.Сәлимҗанов исемендәге «Репетиция» театр студиясенең хор коллективы чыгышы көтә. Фольклорчы һәм китап авторларының берсе Фәнзилә Җәүһәрованың үзенчәлекле чыгышы да игътибарсыз калмас», — диелгән хәбәрдә.

Кадерле китап сөючеләребез, әлеге әһәмиятле вакыйгадан читтә калмагыз, без сезне көтәбез!
Керү ирекле. Килүегезне tki@tatkniga.ru почтасы аша алдан хәбәр итсәгез дә була. Чара 15:00дә башлана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү