Эх Медицина хезмәткәрләре 2024 елда диспансеризация һәм профилактика тикшерүләрен уздыру ярдәмендә 3,2 мең кешедә онкология авыруын ачыклаган. Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик бүлеге башлыгы, табиб-статистик Камил Шакиров Иҗтимагый палатада узган елгы эш йомгаклары буенча үткәрелгән киңәшмәдә шулай дип белдергән.
“Узган елда республикада 1 миллионнан артыграк кеше диспансеризация узды. Шул ук вакытта чама белән 350 мең кешегә профилактик-медицина тикшерүләре үткәрелде. Ягъни 1,5 миллионнан артыграк кеше сәламәтлеген тикшерү мөмкинлегенә иреште”, – дип сөйләп үткән Камил Шакиров.
Шулай итеп, узган елда 3205 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Шуның 77 проценты – чирнең башлангыч стадиясенә генә “кергән” сырхаулар.
“Тикшеренүләр озын гомерле булу мөмкинлеген арттыра. Шул рәвешле максатчан күрсәткечкә ирешелде”, – дип йомгак ясаган табиб-статистик.
Исегезгә төшерәбез: Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елдан республикада яшәүчеләр билгеләгән гавами максатларны булдыру проектында катнаша. Узган елда министрлык тарафыннан эш юнәлешләре билгеләнгәндә үткәрелгән тавыш бирүдә 8 меңнән артыграк кеше катнашкан. Нәтиҗәдә 5 гавами максат һәм бурыч билгеләнгән.
Халык онкология чирләрен башлангыч стадияләрдә ачыклауны игътибар үзәгенә алу өчен елдан-ел күбрәк тавыш биреп килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat