Татарстан 2025 елда эшкә урнашу перспективасы буенча өченче урынны алган. Республикада яшәү минимумына уртача хезмәт хакы тәкъдимнәренең иң отышлы нисбәтләреннән берсе. Бу хакта «РИА Новости» «Авито Работы» аналитиклары сөйләде.
Әйтик, 2024 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 80,4 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта төбәктә яшәү минимумы хезмәт хакы тәкъдимнәреннән 5,4 тапкырга түбәнрәк һәм 15 мең сум тәшкил итә.
Рейтингта беренче урынны Мәскәү өлкәсе алган. Биредә уртача хезмәт хакы 98 мең сумга җитә, ә яшәү минимумы — 19,3 мең. Аннан соң Калуга өлкәсе — 82,8 мең сум һәм яшәү минимумы — 17 мең сум.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat