Арендага алынган Chery Казанның Әмәт юлында авариягә юлыккан. Машинаның 17 яшьлек пассажиры – үсмер кыз һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Авария кичә кичке җиделәр тирәсендә килеп чыккан. Дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән килгән 19 яшьлек егет (машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган), юлда иминлек кагыйдәләрен һәм тизлек режимын бозып, башта – юл читендә туктап калган “КамАЗ”га, аннан соң – юлдан баручы “Hyundai”га килеп бәрелгән.
Каршеринг машинасында, 17 яшьлек кызның һәлак булуыннан тыш, 16 яшьлек үсмер егеткә бик нык зыян килгән. Ул хастаханәгә озатылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: каршеринг машинасын йөртүче чит кешенең – Казандагы танышының аккаунтыннан файдаланып рульгә утырган булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat