Марат Әхмәтов: Каюм Насыйри милләтебез язмышы өчен бик зур, бөек эшләр эшләгән

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов Каюм Насыйри турында фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта «Татар-Информ» яза.

«Бөек галимебез, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган көнендә аның язмышы, шәхесе, иҗаты белән бәйле музей-йортында очраштык. Зур эшләре белән киләчәк өчен милләтне таныткан. Киңкырлы эш белән шөгыльләнгән. Телебезнең никадәр әдәби матурлыгын күрсәтергә тырышабыз, ул бит нәкъ Каюм Насыйрилардан башланган: әдәби татар теленең чишмә башында торган!» – диде ул Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музей-йортында.

Аның әйтүенчә, Каюм Насыйри дөнья белән элемтәдә торып, үзенең рухын, аңын, фикер сөрешен үстерү өчен рус телен өйрәнергә, аралашырга чакырган. «Дару үләннәре белән ничек итеп дәваланырга, тәмле итеп ризык пешерергә өйрәткән! Моннан тыш, физика, химия фәннәре белән төрле тәҗрибәләр куеп, аларны таныту, күрсәтергә тырышкан», — диде ул.

«Милләтнең йөзек кашы булырдай шушы шәхес аша без татар халкының кем икәнлеген ачарга тиеш. Без бөек, укымышлы, мәдәни һәм әдәби яктан бай халык дип таныласыбыз килә икән, Каюм Насыйри – безнең өчен дөньяга танылган үрнәк шәхес», — диде Марат Әхмәтов.

Ул ел дәвамында мәгариф, мәдәният учрежденияләрендә Каюм Насыйри шәхесенә багышланган бик күп чаралар үткәрелер, дигән өметтә. «Мәсәлән, 80нче мәктәптә Каюм Насыйрига багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелгәч, аның эчтәлеге дә матур якка үзгәрде. Каюм Насыйриның бюстын да эшләп куйдылар, киләчәктә мәгърифәтчебезгә атап интерактив музей да булдырырга җыеналар», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

«Халкыбызны, милләтебезне зурлап, аны күбрәк танытып, үзебезнең рухыбызны күрсәтеп, бергәләп туган телебезне сакларга язсын. Телебезнең язмышы артык сөенечле түгел, авылларда телебез саклана, чөнки анда күбрәк әби-бабайларыбыз яши, ә яшьләр шәһәргә тартыла. Бик күп төрле чаралар белән уңай мохитне тудырырга тырышабыз. Халкыбызны милли рухыбызга якынрак китерү өчен, телебезне яратсыннар, дибез. Ике телне дә белсәк, без рухи яктан көчлерәк һәм баерак булачакбыз», — диде Марат Әхмәтов.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү