Чаллыда “Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары өендә клиник үлем кичергән 73 яшьлек ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Фельдшерлар Айдар Фатыйхов һәм Нәзир Ишмәкәев сырхауның йөрәгенә туры булмаган массаж ясаган һәм үпкәләренә ясалма сулыш өрдергән. Шуннан соң венасы аша йөрәк эшчәнлеген торгызу өчен кирәкле дарулар керткән. Йөрәге эшләп киткәч, сырхау Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.
Нәзир Ишмәкәев басым ясап әйткәнчә, “Ашыгыч ярдәм” эше беркайчан да гади генә була алмый. Автомобиль аварияләре, пычак белән яраланулардан алып, йөрәк туктауга кадәр – һәр көн яңа сынаулар алып килә.
“Кайвакыт бер смена эчендә авариядә зыян күрүчеләргә, пычактан яраланучылар, клиник үлем кичерүчеләргә һәм хәтта тән температурасы 37 градуска күтәрелүдән “үлем хәленә җитүчеләргә кадәр ярдәм итәргә өлгерәбез. Кешеләрне коткару каннарына сеңгән кешеләр генә мондый эшкә түзә”, – дип билгеләп үткән ул.
Хәзерге вакытта ир-ат, савыгып, хастаханәдән чыккан инде. Табибларга ул үлемнән коткарган өчен эчкерсез рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat