Дәүләт шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга зуррак күләмдә ярдәм итә башлаячак

Республикада шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларга өстәмә ярдәм чаралары турында карар кабул иткән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренә караганда, узган елда мондый хуҗалыклар 142 миллиард сумлык (алдагы елдагыга караганда 11 процентка күбрәк) продукция җитештергән. Әмма терлекләрнең баш саны кимегән.

Электрон хуҗалык кенәгәсе мәгълүматлары буенча, шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны 86,7 мең тәшкил итә. Бер ел эчендә терлекләр 8,8 мен башка кимегән.
Шулай итеп, бер савым сыерны асрауга түләү күләме 2300-4300 сумнан 6300 сумга җиткән. Шулай ук кәҗә асрау өчен субсидия 500дән 1000 сумга кадәр арттырылган. Савым терлек асрауга субсидиянең гомуми күләме 184 миллион сумга артып, 534 миллион сум тәшкил иткән.

8 сыер һәм күбрәк терлеккә исәпләнгән мини-фермалар төзүгә субсидия 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр, 5 сыер һәм күбрәккә исәпләнгән мини-фермаларга – ¬ 300 мең сумнан 500 мең сумга җитәчәк. Башмак тана (60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр), тана сыерга (70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр) субсидия күләме исә 20шәр мең сумга арттырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү