Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булганнарның торагын тартып ала башлаячаклар! Узган ялларда интернетта таралган әлеге хәбәр ут, су өчен вакытында исәп-хисап ясап баручыларның да тынычлыгын алды. Дөнья хәлен белгән юк: онытылып, йә авырып китеп, ирексездән әҗәтлеләр исемлегенә эләгүең дә бар. Милкеңнән колак кагу куркынычы бармы?
Редакциягә Казаннан Фәүзия Гомәрова шалтыратты.
– Фатирны моннан өч ел элек сатып алдык. Бар да әйбәт кебек: тик милекнең элеккеге хуҗаларының коммуналь хезмәтләр буенча зур суммада бурычлары булган. Фатир сатып алганда бу хакта белмәдек. Идарәче оешма әҗәтне бездән дә таләп итеп маташты, тик безнең моңа бернинди дә катнашыбыз юк – счет-фактураны вакытында түлибез. Хәзер элеккеге хуҗалар белән судлашалар. Бурыч исә әле дә «эленеп тора». Яңалык турында ишеткәч, куркып калдык, кешедән калган әҗәт безгә зыян салмасмы? – ди ул.
Эш шунда ки, бу елдан коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган милек хуҗаларына каршы көрәш чаралары кырысланачак. Моңа кадәр андыйларны пеня, штраф яки ут, судан өзү белән куркытсалар, быелдан коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясамаучыларны күпкә җитдирәк җаваплылык көтәчәк. «Андыйларның торагын да тартып алырга мөмкиннәр», – дип кисәткән ТКХ мәсьәләләре буенча белгеч Дмитрий Бондарь. Әйтүләренә караганда, сүз 200 мең сумнан артып киткән әҗәт турында бара. Ә милекне тартып алуга бәйле эшне кузгату өчен коммуналь хезмәтләр өчен ике һәм аннан да күбрәк ай рәттән акча түләмәү дә җитә, дигәннәр. Бу – халык арасында җаваплылык хисен арттырырга ярдәм итәчәк, янәсе. Тик үзе яшәгән торак өчен зур суммада бурычы җыелганнар моны аңларлык хәлдәме? Әлеге сорау ачык кала.
Юрист Руслан Зарипов сүзләренә караганда, яңалык артык күпертелгән.
– Моңа кадәр дә, хәзер дә закон нигезендә, бурычлар өчен милекне аерым очракларда гына тартып алырга мөмкин. Әгәр социаль наем буенча бирелгән фатирда яшәүче кеше алты ай һәм аннан да күбрәк вакыт коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсә, аны кечкенәрәк мәйданлы торакка күчерә алалар. Әгәр фатир хуҗаның бердәнбер милке булып саналса, ул ипотекада булмаса, мондый торакны беркем дә тартып ала алмый. Шулай ук, балаларга бәйле чикләүләр дә бар, – диде белгеч. – Төрле сәбәпләр аркасында, мәсәлән, читкә китү сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли алмаган очракта, алдан ук идарәче оешманы кисәтергә кирәк.
Бер яктан алырга теләсәләр, икенче яктан бирмәкчеләр әнә. Россия Дәүләт Думасында күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама бирү турында уйлана башлаганнар. Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов әйтүенчә, бүген күпбалалы гаиләләр закон нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 30 процент ташламага ия. «Шул ук вакытта, төбәкләр аны арттырырга да мөмкин. Мәсәлән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә әлеге күрсәткеч – 50 процент тәшкил итә, – дигән ул. – Бу мәсьәләдә федераль дәрәҗәдә уртак фикергә килергә кирәк».
Сан
Татарстанда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр буенча 10 миллиард сумга якын бурычы бар.
Фикер
Дмитрий РОМАНОВ, Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
– Халык арасында намуссыз күршеләрнең ут-суга булган әҗәтен дә бүлешеп түлибез, дигән фикер бар. Бу – дөрес түгел. Әгәр фәлән кешенең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган икән, ул алга таба да аның өстендә «эленеп» торачак һәм артып барачак. Аларны уттан, судан өзәргә мөмкиннәр. Әмма кеше бурычын безгә түләттермиләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat