Билгеле булганча, Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узган Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә 2026 елга ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп Казанны сайладылар. Бертавыштан. Әлеге мәртәбәле исем Татарстан башкаласына нәрсә бирәчәк? Һәм ни өчен нәкъ менә Казан? Бу хакта Хөкүмәт йортында сөйләштеләр.
Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Хөкүмәт йортындагы шимбә киңәшмәсендә ул бу хакта янә бер кат искә төшерде, киләсе елга чаралар планын әзерләргә кушты.
– Бу – зур вакыйга, – диде ул. – Әлеге карар – мәгърифәтчеләребезнең, галимнәребезнең, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең казанышларын тану, ислам дөньясының Россиягә карата ышанычы билгесе. Безнең өчен исә дөньякүләм көн тәртибенә кушылу мөмкинлеге.
Ни өчен Казан?
Россиянең һәм, аерым алганда, Татарстанның ислам илләре белән хезмәттәшлек итүгә зур әһәмият бирүе яңалык түгел. Ләкин тагын менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына (ИХО) 57 ил карый. 2005 елдан бирле Россия әлеге оешмада күзәтүче генә булып тора. Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә Россиянең мәдәният министры катнашмады. Ләкин катнашучылар арасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов бар иде. Хөкүмәт йортында узган брифингта яңгыраган фикерне кабатлыйбыз: Ислам дөньясы өчен Рөстәм Миңнеханов – үз кеше. ИХОга кергән илләрдән читтә урнашкан Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы итеп игълан ителүендә дипломатик багланышларның да роле зур, билгеле.
Моңа өстәп, татарларның ислам дөньякүләм ислам мәдәниятенә керткән бәһасез өлеше турында да онытмаска кирәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарихи һәм бүгенге казанышларны санады.
– 2014 елда ук без Казанны мөселман дөньясының төньяк башкаласы дип игълан иткән идек. Әмма үзеңә үзең бәя бирү – бер хәл, халыкара дәрәҗәдә танылу – бөтенләй башка дәрәҗә. Һәм, миңа калса, Казан бу статуска лаек, – диде ул. – Татарлар дөньякүләм ислам мәдәниятенә бәһасез өлеш керткән. Татар мәдәниятенең горурлыгы – Казан басмасын гына алыйк. Казанда нәшир ителгән китаплар арасында дөньяда иң киң таралганы ул. Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Таҗетдин Ялчыгол… Тагын кемдә шундый танылган мәгърифәтчеләр, галимнәр бар?
Ул шулай ук ислам финанслары өлкәсендә дә Татарстан белгечләренең өлеше зур булуын, Россиядәге мәчетләрнең 1\4 өлеше Татарстанда урнашканлыгын (республикада 1605 мәчет исәпләнә) искә төшерде.
Очраклы очраксызлыклар
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы Казанны тәкъдим иткәндә боларның барысы да әйтелгән.
– Бүген минем башка әйберләргә басым ясыйсым килә. 2026 елда без берьюлы берничә вакыйганың юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Әйтик, 1926 елда Согуд Гарәбстаны белән СССР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр яңартылган. Бу җәһәттән Советлар Союзы беренче булган. Моңа өстәп, совет Россиясенең гарәп илләрендә беренче тулы вәкаләтле вәкиле безнең милләттәшебез Кәрим Хәкимов булган, – дип сөйләде министр. – Моннан тыш, 1926 елда Мәккәдә беренче Дөньякүләм мөселман конгрессы узган. СССР делегациясе башында исә Ризаэддин Фәхретдин торган. Һәм менә без бер гасырдан соң янә шул юлны үтәбез. Бу юкка гына түгел, билгеле. Без һәрвакыт рухи тугандашлык, рухи күперләр безнең үсешнең һәм җәмгыять төзелешенең нигезе булуын әйтә киләбез.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов алдагы елларда мәдәни башкала булган кайбер шәһәрләрне атады.
– Әлеге программа 2005 елдан бирле тормышка ашырыла. Ислам дөньясының беренче башкаласы ул – әлбәттә, Мәккә шәһәре. Ә хәзер уйлап карагыз: Мәккә белән бер исемлектә безнең Казаныбыз да булачак! Безнең өчен бу искиткеч зур мәртәбә, – диде ул.
Тагын бер очраклы очраксызлык: 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы Казанга Багдад ярдәм итәчәк.
– Ислам дөньясы шактый киң колачлы ул. Шуңа да 2026 елда Казан белән бергә Багдад та мәдәни үзәк булачак. Тарихны искә төшерегез: Идел Болгар дәүләтенә ислам дине нәкъ менә шуннан килә, – диде Ирада Әюпова.
Тимур Сөләйманов сүзләре белән әйтсәк, Ибн-Фадлан тарихы кабатлана.
Белешмә
2025 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып Сәмәрканд (Үзбәкстан) сайланган. 2024 елда әлеге статуска Шуша шәһәре (Азәрбайҗан) лаек булган.
Фикер
Сәлим бин Мөхәммәд әл-Мәлик, Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының (ИСЕСКО) генераль директоры:
– Казанга әлеге мәртәбәле исемне биреп, без аның данлы үткәненә хөрмәт күрсәтеп кенә калмыйча, Татарстан башкаласы өчен мәдәни, икътисадый һәм халыкара үсеш өчен мөмкинлекләр ачабыз. Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп тану республика туризмы үсешенә, академик һәм сәнгати алмашуларны үстерүгә ярдәм итәчәк, Казанның ислам цивилизацияләренең глобаль үзәге буларак позициясен ныгытачак. Әлеге статус ислам җәмәгатьчелегенең бербөтенлеген ныгытуда, мәдәни багланышлар юнәлешендә Татарстан башкаласының ролен көчәйтәчәк. Озак яшә, Казан! Озак яшә, Татарстан!
Лилия Гыймазова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat