Соңгы ун елда Россиядә аборт ясатучылар саны 3,5 тапкыр кимегән. Узган ел, әйтик, баласын төшертергә җыенган 40 меңгә якын хатын-кыз бу уеннан кире кайткан. Татарстанда исә андыйлар саны 500 гә якын. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында моны абортларга каршы алып барылган күпсанлы чаралар нәтиҗәсе дип атыйлар.
Кайбер төбәкләр бу эшкә аеруча ныклап тотынган. Соңгы ел ярым вакыт эчендә илнең 18 төбәгендә хатын-кызны бала төшертергә өндәгән өчен штраф кертелгән. Тагын өч төбәктә исә шәхси медицина оешмаларында бала төшертү тыелган. Закон боза калсалар, аларга 200–500 мең сум күләмендә штраф яный.
Татарстанда исә бала төшертү очракларын киметү максатыннан кризислы йөклелек үзәге барлыкка килде. Билгеле булганча, ул тәҗрибә рәвешендә 2023 ел азагында эшли башлады. Башкалада урнашкан әлеге үзәктә йөклелекне саклау-сакламау гына түгел, булачак әниләргә тиешле ярдәм чаралары, ЭКО ясату турында да консультация алырга була. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, анда эшләүче белгечләр узган ел аборт ясатырга уйлаган 469 хатын-кызны бу уеннан кире кайтарган.
Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология хезмәте буенча баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина белән сөйләшәбез.
– Безгә килгән хатын-кызлар бусагадан ук «мин баламны төшертәм» дип килеп керә. Безнең штаттагы психолог, гинеколог, УЗИ белгече, юрист, бер сүздә булып, җайлап кына аны үгетли башлый. Бераз хәйләгә дә барырга туры килә: хатын-кызны консультациягә чакырганда бала табу йортына килергә кушабыз. Ә анда яңа туган баланы өенә чыгарган вакыт була. Шундый матур бәйрәм мохите хөкем сөрә. Баланың атасы, якыннары чәчәкләр, шарлар белән сабыйны каршы алырга килә. Мондый бәхетле мизгелләрне күргән хатын-кыз шунда ук йөклелекне саклап калу турында уйлана башлый. Шикләнгән кешене үгетләү дә җайлырак, – ди табиб. – Элегрәк хатын-кыз фәкыйрьлек, акча җиткерә алмау аркасында бала төшертә дип санала иде. Хәзер вазгыять башкачарак. Безгә килгән хатын-кызларның нибары 20 проценты гына абортның төп сәбәбе дип акча җиткерә алмауны атый. Калганнары исә, нигездә, гаиләдәге проблемалар, иренең бала тууга каршы булуын телгә ала. Мин әле яшь, әни булырга әзер түгелмен, дип әйтүчеләр дә шактый. Аларның һәркайсын шул уеннан кайтару өчен, ай-һай, тырышырга кирәк.
РКБдагы перинаталь үзәкнең акушер-гинекологы Әлфия Вахитова, бу мәсьәләдә җаваплылыкны хатын-кызга гына йөкләп калдыру дөрес түгел, дип саный.
– Монда ир-ат та җаваплы булырга тиеш. Аннары абортлар саны артмасын өчен бала төшертүнең нәрсәгә китерүе турында күбрәк сөйләргә, аңлатырга кирәк. Хәзер булачак әниләр балага узуга җитди карый, алдан әзерләнә. Саклану чаралары турында да мәгълүмат җитәрлек. Шәхсән минем үземә дә «аборт ясагыз әле» дип килүчеләр саны кимеде, – ди табиб.
Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда респондентларның 43 проценты, аборт хатын-кызның сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына ясалырга тиеш, дигән. Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты, баланы төшертү-төшертмәү – ир белән хатынның уртак карары булырга тиеш, дип белдергән. Респондентларның 18 проценты бу сорауда ахыргы сүзне – хатын-кыз, 10 проценты ир-ат әйтергә тиеш дип саный.
Фирая Сабирова, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы:
– Элегрәк хатын-кызлар саклану чаралары турында сөйләгәндә югалып кала иде. Шул сәбәпле 10–15 ел элек «аборт культурасы» чәчәк атты. Хәзер исә хатын-кызлар җенси мөнәсәбәт, бала табуга җаваплырак карый. Йөклелек һәрвакыт көтеп алынган булырга тиеш.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам—хатыйбы:
– Динебез абортны ананың гомеренә куркыныч янаган очракта гына ясарга рөхсәт итә. Калган очракларда аны ясау кеше үтерү белән бер дәрәҗәдәге гөнаһ санала. Хәдистә дә: «Баланы алдыру – зур гөнаһ», – диелә. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә нинди генә кыен хәлдә калсаң да, баланың гомерен саклап калырга тырышырга кирәк. Коръәни-Кәримдә дә: «Шайтан сезне ачлык белән куркытыр. Ләкин белегез: ризыкны бирүче шайтан түгел, ризыкны бирүче – Раббыбыз Аллаһ», – диелә.
Резедә Шәрипова, Казан федераль университеты клиникасындагы акушерлык бүлегенең югары категорияле акушер—гинекологы, медицина фәннәре кандидаты:
– Аборт ясатырга килүчеләр арасында төрле яшьтәге хатын-кызлар очрый. Һәркайсының моңа үз сәбәбе бар. Көчләү кебек куркыныч күренешләр дә очрый. Мондый хәлгә юлыккан хатын-кыз, әлбәттә, иң беренче чиратта көмәненнән котылырга теләячәк. Без хатын-кызларның күбрәк бала табуын, бала төшертү очракларының кимүен телибез, билгеле. Әмма хатын-кызның сайлау хокукы да булырга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat