Газетабыз гамәлгә куйган, Муса Җәлил исемен йөрткән көрәш бәйгесенең 62 нчесе узды. Әле яңарак кына оешкан «Зилант» командасы беренче булды, 4 егет тәүге җиңүләрен яулады. Сөендек алар өчен. Әмма уйланырлык мизгелләр дә, сөлге тотуның җаваплылыгын онытучылар да булды.
Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының ФИНАЛ УЕННАРЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ
Китә, әмма ташламый
Җәлил турниры узган көннәрдә көрәш дөньясындагы төп вакыйганың ни буласы алдан ук билгеле иде. Федерация белән 2001 елдан бирле җитәкчелек иткән Марат Әхмәтовның вазыйфасыннан китәсен әйттеләр. Шимбә иртәсендә көрәшчеләр тирләп-пешеп бил алышкан, ә җанатарлар тамак ярып аларга көч биреп торган вакытта федерациянең сайлау конференциясе узды. Тиз тоттылар. Чөнки карар инде иң өстә кабул ителгән, яңа җитәкченең дә кем буласы алдан билгеле иде. Куллар күтәрелде, үзгәрешләр хупланды, каршы килүчеләр табылмады. Ә алдагысын вакыт күрсәтер.
Билгеле булганча, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын биләгән Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясен дә җитәкли. «Соңгы елларда комиссия белән шактый проектлар эшләдек. Ул – чын мәгънәсендә киң колачлы эш. Милли көрәш – шулай ук татар халкының йөзек кашы. Бу эшкә аксаклык килмәсен, ул киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен өчен, вазыйфамны Рөстәм Кәлимуллинга тапшыруларын сорадым. Аның Россия Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы булуын да исәпкә алып, әлбәттә. Ул төрле елларда төрле районнарда җитәкчелек иткәндә, спортка зур игътибар бирде. Аның җитәкчелегендә көрәшебез үсәр, яңарыш алыр дип ышанам. Мин исә сезне бөтенләй ташлап китмим. Мөмкин булган кадәр бергә эшләрбез», – диде Марат Әхмәтов. Элеккеге җитәкчене федерациянең шәрәфле президенты итеп сайладылар.
Марат Әхмәтовның көрәшне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен башкарган эшләрен санап чыгарга вакыт күп кирәк. Милли спорт төрен тәртипкә салу, яңарыш кертү өчен үзе дә тырышты, ярдәмчеләрен дә тик тотмады. Аның абруе район һәм шәһәр түрәләрен дә селкетте, федерация башлыгын егетләр дә якын итте. Элегрәк авыл спорты булып саналган көрәшкә профессиональлек үтеп керде, кәттә бүләкләр, яңа турнирлар пәйда булды, безнең егетләр халыкара мәйданга чыкты. Болары – мәсьәләнең күзгә күренеп торган тышкы ягы. Бизмәнгә салып үлчәргә мөмкин. Марат Әхмәтов исә көрәшнең эчке дөньясы, кул белән тотып, югалтсаң, кайтарып булмаслык рухи ягына да аерым игътибар бирде. Федерацияне җитәкләгән елларда ул беләк көче белән эш итәргә күнеккән егетләргә татарның көрәшле халык, татарның көрәшче халык икәнен төшендерергә тырышты. Җиңүдән бигрәк, батыр исеменең мәгънәсе югалмасын дип эшләде һәм эшләтте.
Уртак келәм
Ачылыш тантанасы да шул хакта булды. Өлкән һәм кечкенә артистлар көрәшчеләр һәм аларның җанатарларына милли спорт төренең биш баганасы – кагыйдәләр, гаделлек, остазлык, дан, рух турында сөйләде. Белгәннәр тагын бер кат искә төшерсен, белмәгәннәр ишетсен дип. Бабайлардан калган көрәш һәм тормыш кагыйдәләре ул. Көрәш–үзе дә шул тормыш, тормыш үзе дә шул көрәш инде. Бүгенгеләр моны беләме? Ике көн дәвам иткән турнирда төрлесе булды, белмәгәннәр, онытып җибәргәннәр дә барлыгы күренде. Көрәшчеләр һәм алар ягындагылар, хөкемдарлар арасында кайберәүләргә егетлек җитмәгәне ачыкланды. Җиңә беләбез, җиңелә дә белсәк иде. Анысы да батырлык. Хаталана беләбез, кабат андый хәлләр килеп чыкмасын өчен бар халык алдында шул хатаны таный белсәк иде. Кызып китеп, әле кичә генә бер келәмдә очрашкан кешеләргә әллә ниләр әйтеп бетергәнче, вакытында кул кысыша белсәк иде. Кабат бер келәмгә чыгасы бар бит. Төшермик кулдан сөлгене! Ә тамаша өчен башка кешеләр җаваплы. «Көрәш эчендә көрәш булмасын иде» – монысы федерациянең хисап утырышында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, үзе дә билгеле көрәшче Хәлил Шәйхетдинов әйткән сүзләр. Тыйнаграк кыланыйк, егетләр, яшьләргә үрнәк булыйк, абзыйлар! Теләсә нинди юл белән җиңәргә тырышучы спортчылар түгел, батырлар кирәк безгә. Муса Җәлил исемен йөртә торган бәйге әнә шундый ният белән оештырыла.
Киткәннәр дә кайта
Быелгы турнирда 44 командадан 380 көрәшче катнашты. Гадәттәгечә яңа егетләрне күреп сөендек, берара келәмнән китеп торган батырларның хәлен белештек. Әйтик, былтыргы ярышта Лаештан Раил Сәләхетдинов чыгыш ясамады, Чаллыдан Эльдар Хәмитов келәмгә чыкмый торды. Бу юлы алар кабат тамашачы хозурына чыкты. Ә былтыргы җиңүчеләрдән Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы), Динар Кәримуллин (Лаеш), Раил Нургалиев (Теләче) быел бил алышмады. Ранис сәламәтлеген кайгыртып йөрсә, Динар белән Раил күңелләре белән көрәш мәйданында булды: яшьрәк егетләргә көч һәм киңәш биреп тордылар. Ярдәме тиде, быелгы турнирда берьюлы 4 егет Муса Җәлил турнирындагы тәүге җиңүен яулады. Икесенә 20 генә яшь әле.
Быелгы бәйгенең беренче җиңүчесе – «Зилант» командасы өчен бил алышучы Балтач егете Ильяс Йосыпов. Узган ел өченче булган иде, быел 60 килолы егетләр финалында көндәшен чистага алып салды. Чаллыдан Ришат Исхаков 20 яшьлек егеткә җиңелүен бик авыр кичерде, хәтта кул кысышырга да чыгып тормады. Җитәкчелек кулыннан бүләк алырга чыкканда тынычланган иде үзе. Ислам Кәримовка да 20 яшь, ул да «Зилант» өчен чыгыш ясый, ул да Муса Җәлил турнирында беренче җиңүен яулады. 65 килолы егетләр финалында Теләче егете Илназ Хәмидулиннан өстен чыкты.
70 килолы егетләр арасында финалга тагын бер Ислам чыкты, фамилиясе Фәлахов. Монысы тәҗрибәле егет, әлегә кадәр безнең бәйгене дүрт тапкыр откан иде. Алабуга егете булса да, аркасына «Идел буе – Вахитов районы» дип язылган футболка киеп чыкты хәлиткеч алышка. Нәкъ менә шул команда данын яклаучы Адель Мусинга (тумышы белән Мамадыштан) артык мөмкинлек бирмәде һәм тыныч кына бишенче җиңүен яулады.
Тагын очрашасы бар
Әлмәт өчен чыгыш ясаучы, тумышы белән Муса Җәлилнең якташы – Оренбург егете Рафаэль Билданов белән Чаллыдан Илназ Рамазанов 75 килолылар арасында иң көчле егет булып танылу өчен бик озак тартыштылар. Үзләре тырышты, тренерлары кызды, җанатарлары сызгырды, хөкемдарлар борчылды – була торган хәл. Иң мөһиме: алыш тәмамлангач, егетләр кочаклашып, кул кысышып, келәмнән матур итеп чыгып китте. Чөнки тагын очрашасы бар. Ә бу юлы алтын төсендәге аяк киеме белән чыккан Рафаэль көчлерәк булганын раслады. Илназ – өченче ел рәттән икенче урында. Нибары бер адым җитми аңа.
80 килолы егетләр бәйгесендә икенче ел рәттән Рафаэль Кәлимуллин җиңү яулады. Менделеевск районының Камай авылы егете Әлмәт өчен бил алыша. Финалда ул баштан ук һөҗүмгә күчте һәм Арчадан Ралиф Сәлахетдиновка тамчы да мөмкинлек калдырмады. Рафаэль үзе дә сөенде, ә бүләкләү тантанасында аны тагын бер мәртәбә сөендердек. Быел ул Ильяс Галимов премиясенә – Көрәш федерациясе һәм «Ватаным Татарстан» редакциясенең уртак бүләгенә лаек булды.
Рафаэль келәмнән чыгып барганда абыйсы Ренас келәмгә кереп бара иде. Энесе, кочаклап, узган елгы турнирда катнашмаган абыйсына җиңү эстафетасын тапшырды. Ренас та Арча егетенә каршы бил алышты. Динияр Моратовны чистага салып, Муса Җәлил бәйгесендәге 9 нчы җиңүен яулады. 12 җиңүле Айрат Гыйлаевны куып тотарга хыялланганын яшерми.
Чаллыда күрешербез
90 килолы егетләр финалында узган елгы очрашу кабатланды: Актаныш егете Азат Габдрәшитов белән Зәйдән Рөстәм Сәлахов бил алышты. Икесе дә Чаллы данын яклый, икесе дә бер үк тренер – Илнур Хәйбуллинда шөгыльләнә. Быелгы алыш та былтыргы кебек тәмамланды. Чаллы егетләре башта Рөстәмне, аннары Азатны күккә чөйде.
Бәйгенең дүрт мәртәбә җиңүчесе Раил Сәлахетдинов (Лаеш) узган елгы бәйгедә чыгыш ясамаган иде. Быел кайтты һәм кычкыра-кычкыра 100 килолы егетләр ярышын отып, бишенче мәртәбә иң көчлеләр сафына керде. Былтыргы җиңүче Булат Мусин артык кайгырмады: һәрвакыт җиңеп булмаганын яхшы белә ул. 115 килолылар арасында финалда «Зилант» командасы вәкилләре – Марат Миначев белән Айдар Алтынбаев очрашты. Егетләр бер-берсен артык борчымады. Марат өстен чыкты һәм турнирдагы беренче җиңүен яулады. Ә келәмнән чыккач, дуслары икесен дә күккә чөйде. Берәм-берәм, әлбәттә.
Дөньяның иң көчле көрәшчеләре сафында йөрүче Радик Сәлахов быел да батыр калды. 130 килолы егетләр ярышында чыгыш ясаучы Зәй егете бу юлы туып үскән районы данын яклады һәм финалда Чистайдан Турал Азимовтан өстен чыкты. Бу – аның алтынчы уңышы. Иң дәүләр категориясендә исә җиңү быел Лаештан Муса Галләмовка насыйп булды.
Муса һәм аның иптәшләре узган ел командалар беренчелеген откан иде. Быел исә икенче булдылар. Беренче урында – көрәш дөньясына заманча адымнар белән килеп кергән һәм милли спорт төрендә яңа проектка әверелгән «Зилант» командасы. Әлмәт егетләре исә бу юлы – өченче урында. Киләсе турнирда аларның барысын да Чаллы уздырырга тырышачак. Шулай дип кайтып киттеләр. Чөнки 2026 елгы бәйгене озакка сузылган тәнәфестән кабат үзләрендә оештырырга җыеналар. Әлегә бераз тынычлансак та ярый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat