Бүген социаль челтәрләрдә Казан метросындагы өзеклекләр турында мәгълүмат чыкты. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, поездлар станцияләрдән китә алмый һәм тоннельләрдә тора.
«Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, насос җиһазлары эшләмәү һәм «Җиңү проспекты» метро станциясе тирәсендә су җыелу сәбәпле, барлык поездлар да чикләнгән тизлек белән йөри. Шул сәбәпле, поездларны озак көтәргә туры килә/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat