Чирләп киткән баланы карау өчен әнисе генә түгел, бәлки әтисе, әбисе яки башка туганы (опекуны) да “больничный” алырга мөмкин. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
“Чирләгән баланы карау өчен алына торган “больничный” көннәре саны табиб куйган диагнозга бәйле. Җиде яшькә кадәрге баланың әти-әнисе – елына 60 көнгә кадәр, баланың чире Сәламәтлек саклау министрлыгының аерым исемлегенә кертелгән очракта – 90 көнгә кадәр түләүле “больничный” алырга мөмкин. Авырган баланы карау көннәре шуннан артса, аның белән вакытлыча эшсез утырганга акча түләнми. 7дән 15 яшькә кадәрге балалар өчен – елына 45 көнгә кадәр, 15яшьтән зуррак балалар өчен – елына 30 көнгә кадәр түләүле “больничный” бирелә”, – дип сөйләп үткән ул.
Ә инде инвалид баланы тәрбияләүчеләр елына 120 көнгә кадәр түләүле нигездә өйдә утыра ала. Моннан тыш дәүләт яман шеш һәм ВИЧ авыруларыннан интегүче балаларның әти-әниләренә “больничный” вакытын чикләмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat