Россия Президенты Владимир Путин Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский белән сөйләшүләргә әзер, әмма аның Украина лидеры буларак легитимлыгы шик тудыра. Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.
“Путин, кирәк булганда, Зеленский белән дә сөйләшүләр алып барачагын берничә тапкыр әйтте инде”, – дигән Кремль вәкиле.
Зеленскийның Украина президенты вазыйфасындагы вәкаләтләре узган елның май аенда чыккан. 2024 елда илдә дәүләт башлыгын сайлау узарга тиеш булган. Ләкин, хәрби хәл кертелү сәбәпле, уздырылмыйча калган.
Моңа кадәр Кремльдә Зеленскийның, вәкаләтләре срогы чыгу сәбәпле, Украина президенты вазыйфасында легитим булмавына күрсәтелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat