Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан авылына эшлекле сәфәре кысасында тыл хезмәтчәне Һаҗәр Шәйхелисламова белән очрашып, аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 елллыгы хөрмәтенә юбилей медален тапшырган. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Сезне Җиңүнең юбилее уңаеннан котлыйм! Нык сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә озын гомер телим!” – дигән Татарстан Премьеры.
Һаҗәр Шәйхелисламовага – 95 яшь. Бөек Ватан сугышы елларында кырларда һәм фермада эшләгән. Сугыштан соң сыер савучы булган. “Хезмәт ветераны” исеменә, “Тыл хезмәтчәне”, “Ана медале”нә, юбилей медальләренә ия.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat